Әгерҗе яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе министр кулыннан көмеш билге алды
Район тормышы

Әгерҗе яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе министр кулыннан көмеш билге алды

ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә Әгерҗе районы яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергееваны “Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен“ көмеш билгесе белән бүләкләде.

Министр районнарда яшьләр эшләре буенча бүлекчәләр булырга тиешлеген, кайбер районнарда бу эшнең акрын баруын әйтте. «Без Әгерҗе, Чистай, Зәй, Баулы, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Казан, шулай ук, Түбән Кама, Алабуга һәм Яшел Үзән районнарында яшьләр белән эшләүнең өстенлектә булуын күрәбез», — диде ул.

Ул 2020 елда муниципалитетларда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның өстенлектә булуын әйтте. Муниципаль берәмлекләргә ел саен 50 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Алар районнарга грантлар конкурсы аша килеп җитәчәк.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев