Әгерҗе юлчылары Исәнбайны юллы итә
"Брус" ширкәтенең Әгерҗе участогы юлчылары - кызу эштә. Узган атнада алар бер урамлы Байтуган авылы халкын юллы иттеләр. "Монда элек булган юлсызлык, язгы-көзге пычрак хәзер төштә генә кебек", диләр авыл кешеләре. Хәзер җәяүлегә дә, машина руле артында утыручыга да һава торышы комачау итмәячәк. Авыл эчендәге юлга щебень җәелгән. Юл төзүчеләр...
"Брус" ширкәтенең Әгерҗе участогы юлчылары - кызу эштә.
Узган атнада алар бер урамлы Байтуган авылы халкын юллы иттеләр. "Монда элек булган юлсызлык, язгы-көзге пычрак хәзер төштә генә кебек", диләр авыл кешеләре. Хәзер җәяүлегә дә, машина руле артында утыручыга да һава торышы комачау итмәячәк. Авыл эчендәге юлга щебень җәелгән.
Юл төзүчеләр бу атнада Исәнбайда эшлиләр. Биредә "Яшьләр" урамына - 700 метр арага щебень җәячәкләр.
- Хәзергә юл өслеген салу, торбалар салу эше белән мәшгуль без, - ди участок җитәкчесе Минсәет Мәһәдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев