Әгерҗе юлчылары тулы көченә эшли
Район тормышы

Әгерҗе юлчылары тулы көченә эшли

Төп план эшләре башланды

«Без пионерлар кебек, һәрвакыт әзер!» - дип көлә «Брус» предприятиесенең Әгерҗе участогы башлыгы Минсәгыйт Мәһдиев. Аның кәефе бик яхшы, чөнки бу вакытка юл төзүчеләр тарафыннан шактый эшләр башкарылган. Графиктан өзелми, план эшләрен вакытында башкаралар.

- Бөтен район буенча чокырларны ямау эшләрен төгәлләдек инде. Шәһәр буенча да бик күп урамнарда чокырларны ямау эшләре башкарылды, - дип сөйли Минсәет Минрахманович. – Тукталыш павильоннарын буяп бетердек, коймаларны буядык. Юл билгеләрен торгызуны дәвам итәбез.

Билгеләр турында, һәрвакыттагыча, аерым сөйләшү кирәк. Халык аларны урлавын дәвам итә. Авыл халкы аларны хуҗалык максатларында куллана, дигән имеш-мимешләр йөри.

Хөрмәтле район халкы! Билгеләр юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә. Безнең район аша Казан ягына күп санлы транзит транспортлар хәрәкәт итә. Күп кенә машина йөртүчеләр монда беренче тапкыр уза. Алар өчен әлеге юл билгеләре ориентлашу өчен мөһим. 

Хәзер «Брус» предприятиесе хезмәткәрләре төп план эшләренә керештеләр. Мәсәлән, шәһәрдә Крестьянская урамындагы «Аист» кибете янында асфальт җәеләчәк. Шуның белән бергә Толстой урамында һәм Ленин урамының бер өлешендә капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Вак таш-ком катнашмасы Гайнуллин һәм Шәмсетдинов урамнары буйлап җәеләчәк.

Шулай ук бруслылар «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ишегалды территорияләрен асфальтлауга керешәләр.
Параллель рәвештә юлчылар районда да эшли. 

Әгерҗе юлчылары адресына халык ягыннан да, шәһәр һәм район җитәкчелеге ягыннан да шелтәләр юк.
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев