Әбиләр җырлап-биеп күңел ачты
2020 елның 6 октябрендә Яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм яшь активистлар "Бабуля-Шоу" мәдәни-күңел ачу чарасы уздырдылар. Ул ел саен үткәрелә.
Әбиләр күңелле конкурсларда актив катнаштылар, совет җырларын җырладылар, биеделәр. Шулай ук "Бабуля-Шоу" катнашучылары яшь чакларындагы кызыклы истәлекләре белән уртаклаштылар һәм яшь буынга үгет-нәсихәт бирделәр.
Чарадан соң барлык кунаклар Татарстан Республикасы “Яшь гвардиясе”нең район бүлеге ярдәме белән оештырылган чәйгә чакырылды, дип хәбәр итә оештыручылар.
Әбиләр үзләренең тәэсирләре турында сөйләделәр, өлкән яшьтәгеләр өчен күңел ачу программаларының яңа идеяләре белән уртаклаштылар.
Кадерле әбиләр, актив катнашуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Без сезне бик хөрмәт итәбез һәм яратабыз!
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев