Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә беренче тапкыр Кыш бабайлар парады узды

Әгерҗедә беренче тапкыр узган Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады Яңа ел чараларына матур старт бирде. Әлеге фестивальдә 50дән артык әкият герое катнашты. Парадка оешма хезмәткәрләре генә түгел, гади халыкның да чыгуы аерым игътибарга лаек. Әнә, машинист Илдар Мөхәммәтшин һәм лаеклы ялдагы Рәзинә апа Шиһапова да бик матур Кыш бабай...

Әгерҗедә беренче тапкыр узган Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады Яңа ел чараларына матур старт бирде. Әлеге фестивальдә 50дән артык әкият герое катнашты.

Парадка оешма хезмәткәрләре генә түгел, гади халыкның да чыгуы аерым игътибарга лаек.

Әнә, машинист Илдар Мөхәммәтшин һәм лаеклы ялдагы Рәзинә апа Шиһапова да бик матур Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарын кигәннәр.

- Ел саен менә шулай Яңа ел костюмнары киеп туганнарны тәбрикләп йөрибез. Аларның сөенечле йөзләрен күрү - безнең өчен зур бәхет, - ди Рәзинә апа.

Фестиваль "Яшьлек" паркында башланып, район Мәдәният сарае янындагы төп чыршы тирәли дәртле биюләр һәм уеннар белән дәвам итте. Кыш бабай һәм аларның оныкларын балалар гына түгел, зурлар да сөенеп, алкышлар белән каршы алды. Ә янәшәләрендә - Төлке, Аю, Лунтик һәм тагын әллә нинди яраткан геройлар. Аларның костюмнарыннан күзләр камаша. Бу көнне парадка балалар иҗаты йорты, балалар бакчалары, мәктәпләрдән вәкилләр чыккан иде. Ә иң кечкенә Кыш бабай - 6нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Георгий Харитонов. Газета укучыларыбызга ул "Мудорвай-2017" бәйгесе җиңүчесе буларак яхшы таныш.

Һәр әкият герое үз костюмын тәкъдим итеп, бәйрәм кәефе бүләк итәргә ашыкты. Шулай да парадның иң истәлекле, якты мизгеле барлык геройлар катнашында төп чыршыда Яңа ел утлары кабыну булгандыр, мөгаен.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Яңа елда да менә шундый истә калырдый матур мизгелләрнең күп булуын теләде. Ә парадта катнашучылар әкияти мохиттән аерылырга теләмичә, чыршы тирәли әйләнделәр, фотога төштеләр...

Мария НУРУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев