Әгерҗедә фронтта һәлак булган депо хезмәткәрләренә һәйкәл реставрацияләнде
Район тормышы

Әгерҗедә фронтта һәлак булган депо хезмәткәрләренә һәйкәл реставрацияләнде

«Безне онытмаячаклар»

Быел җәен Әгерҗе эксплуатация локомотив депосы территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган шәһәр халкына һәм предприятие хезмәткәрләренә һәйкәл реставрацияләнде. Кулында танкка каршы граната кабызган солдатның гипс фигурасы 1980 елның августыннан башлап, мине - депога урнашкан 18 яшьлек егетне - 40 ел дәвамында һәр эш көнендә каршы алды һәм озатып калды.

Хәер, мин бу һәйкәлне мин беренче тапкыр күпкә элегрәк күрдем – безнең тимерьюлчылар шәһәрендә аның постаменты янында Җиңү көненә багышланган тантаналы линейкалар һәм митинглар үткәрелә иде, нәкъ менә биредә мине пионерга кабул иттеләр.

Һәйкәлнең депо территориясендә 1971 елда урнаштырылуын, депо коллективы шимбә өмәләрендә эшләгән акчаларга Әгерҗенең мактаулы тимерьюлчылары инициативасы белән барлыкка килгәнлеген балачактан белә идек.

Еллар үтте. Предприятие хезмәткәрләре һәйкәлне карап тоттылар, аны ел саен буядылар, әмма вакытлар узу белән бу гына җитми. Һәйкәлне моңарчы төзекләндерү мөмкинлеге булмады. Һәм менә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан депода эшләүчеләр безнең тыйнак мемориалны яңарту инициативасы белән чыктылар һәм бу изге эшкә акча җыйдылар. Депо җитәкчелеге һәм профсоюз әлеге идеяне хуплады. 10 көн эчендә подрядчы оешма белгечләре реставрация эшләрен башкардылар.

Һәйкәл мин аны 1970 елда тәүге мәртәбә күргәндәге кебек яңартылды. Тимерьюлчы сугышчы «Безне онытмаячаклар» дип язылган постаментта тора, ә металл табличкада Әгерҗенең сугыш елларында Ватаныбыз өчен һәлак булган 110 якташыбызның фамилияләре алтын хәрефләр белән язылган.

Илдар Галимҗанов,
Әгерҗе эксплуатация локомотив депосы машинисты-инструкторы.
Автор фотосы

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев