Әгерҗедә көллият ачылачак
Сорагыз–җавап бирәбез
“Минем улым быел 9 сыйныфны тәмамлый. Унынчы сыйныфка барырга теләге юк. Ә минем аны шушы яшьтә читкә чыгарып җибәрәсем килми. Улымны ялгызым гына тәрбияләгәнлектән, акча ягыннан да авыррак булыр дип уйлыйм. Танышларымнан Әгерҗедә көллият ачыла икән дип ишеттем. Бу хакта тулырак аңлатсагыз иде”.
Светлана, Әгерҗе.
Сорауга район мәгариф идарәссе начальнигы Вәсилә Сафиуллина җавап бирә:
– Күптән түгел район мәгариф идарәсендә ТИСБИ идарә университетының Чаллыдагы вәкилләре белән очрашу булды. Аның барышында шәһәрдәге бер мәктәп базасында 2022 елның 1 сентябреннән 9 сыйныфны тәмамлаган укучылар өчен көллият ачу мәсьәләсе каралды. Сүз, нигездә, үзебезнең районга таләп ителүче эшче һөнәрләр буенча белгечләр әзерләү турында барды. Белгечлекне көндезге уку форматында алу планлаштырыла. Якын киләчәктә әлеге һөнәрләр исемлеге дә билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев