Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә комбайннар парадка чыкты + ФОТО

Бүген "Агро-Кама" ширкәтенең "Тирсә" бүлекчәсе кырларында комбайннар парады булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәләхов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләре кыр корабларының урып-җыю эшенә әзерлеген тикшерде. Район башлыгы Валерий Макаров комбайнчыларга уңышлар теләп: - Быел урып-җыю кампаниясенә старт узган елга караганда ике атна соңрак бирелә....

Бүген "Агро-Кама" ширкәтенең "Тирсә" бүлекчәсе кырларында комбайннар парады булды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәләхов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләре кыр корабларының урып-җыю эшенә әзерлеген тикшерде.

Район башлыгы Валерий Макаров комбайнчыларга уңышлар теләп:

- Быел урып-җыю кампаниясенә старт узган елга караганда ике атна соңрак бирелә. Безнең бурыч бер: сынатмаска! Без сезгә лаеклы хезмәт хакы түләргә ышандырабыз, - диде.

Бөртеклеләрне вакытында, югалтуларсыз җыеп алу максатыннан быел беренче тапкыр әлеге кампания вакытында фермерлар, ярдәмчел хуҗалыклар, техникасы булган һәркемне җәлеп итәргә уйлыйлар.

- Аларга ашлыклата түләү каралган, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

- Ә мин урып-җыю чорында имгәнүләр булмасын иде дип телим. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, сак кына эшләргә язсын. Сан артыннан кумагыз, сыйфатлы булсын дип эшләгез, - диде Айдар Сәләхов.

Быел Әгерҗе районында 28 мең гектарда бөртеклеләр җыеп алыначак. Аңа 31 берәмлек "Нью-Холланд" комайны җәлеп ителә. Урып-җыю эшләре 1 августта башланыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев