Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә машинистларны хөрмәтләделәр + ФОТО

Узган шимбәдә район Мәдәният сараена гомерләрен тимер юлга багышлаган берничә буын әгерҗелеләр, яшь машинистлар, аларның гаиләләре һәм якыннары җыелды. Әгерҗедә икенче ел рәттән Машинист көнен әнә шулай зурлап уздырдылар, тимерьюлчыларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәттеләр. Корыч магистральдә машинист, чынлап та, иң җаваплы һәм иң авыр һөнәрләрнең берседер. Алар пассажирлар өчен җавап...

Узган шимбәдә район Мәдәният сараена гомерләрен тимер юлга багышлаган берничә буын әгерҗелеләр, яшь машинистлар, аларның гаиләләре һәм якыннары җыелды. Әгерҗедә икенче ел рәттән Машинист көнен әнә шулай зурлап уздырдылар, тимерьюлчыларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәттеләр.

Корыч магистральдә машинист, чынлап та, иң җаваплы һәм иң авыр һөнәрләрнең берседер. Алар пассажирлар өчен җавап бирә, йөзләгән тонна йөкне хәвеф-хәтәрсез меңәрләгән чакрым юллар аша уздыра. Бәйрәм тантанасында сәхнә түрендә яңгыраган сүзләр бу һөнәрне яратып, күңел биреп башкаручы тимерьюлчыларга рәхмәт булып яңгырады.

- Әгерҗебездә тимер юл оешмаларының гөрләп эшләвенә сөенәбез. Бу тармак күп шәһәрдәшләребезне эшле итә. Ә тимерьюлчы - ул көчлеләр, тәвәккәлләр, ышанычлылар һөнәре. Әлеге тармакның уңышлары - аерым кешеләрнең җиңүләре, аларның һөнәри осталыгы нәтиҗәсе, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.

Бу көнне иң лаеклыларны сәхнә түрендә хөрмәтләделәр. "Иң яхшы остаз", "Иң яхшы яшь машинист", "Ел машинисты" номинацияләрендә дистәләгән машинистка бүләкләр тапшырылды. Ә "Машинистлар династиясе" номинациясендә гомуми стажлары йөз елдан арткан Глазыриннар, Горшковлар һәм Дружининнар гаиләләре сәхнәгә күтәрелделәр.

Күптән түгел кулларына диплом алып, корыч "атларда" чакрымнар узарга, иңнәренә зур җаваплылык алырга әзерләнүче машинистларга җитәкчеләр үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр.

- Быел илебездә беренче җәмәгать тимер юл ачылуның 180 еллыгын билгеләп үттек. Ә алда - тизләтелгән хәрәкәт, цифрлы тимер юл... Яшь машинистларга киләчәктә күпне белергә, өйрәнергә туры киләчәк. Россия тимер юллары - үсеш юлында. Шуңа күрә сезгә дә заман белән бергә атлау мөһим булачак, - диде Горький тимер юлларының Ижау төбәге буенча начальник урынбасары Александр Лапшин.

Тантанада районыбыз артистларының, Ижауның "Италмас" ансамбле чыгышлары тимерьюлчыларга бәйрәм бүләге булды.

Мария НУРУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев