Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедәге мәшгульлек үзәгенә көн саен алтмыш кеше мөрәҗәгать итә

60 кеше. Әлеге санның ни аңлатканын беләсезме? Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалы белгечләренә көненә уртача әнә шуның кадәр кеше мөрәҗәгать итә. Бүген районда эш белән тәэмин ителеш ничек соң? Бу хакта филиалның әйдәп баручы инспекторы Гөлнара ХУҖИНА белән әңгәмә кордык. - Гөлнара Фәнисовна, сүзебезне саннардан башлыйк әле: бүген филиалда эш...

60 кеше. Әлеге санның ни аңлатканын беләсезме? Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалы белгечләренә көненә уртача әнә шуның кадәр кеше мөрәҗәгать итә.

Бүген районда эш белән тәэмин ителеш ничек соң? Бу хакта филиалның әйдәп баручы инспекторы Гөлнара ХУҖИНА белән әңгәмә кордык.

- Гөлнара Фәнисовна, сүзебезне саннардан башлыйк әле: бүген филиалда эш эзләүче ничә кеше исәптә тора?

- 1 июльгә 182 кеше теркәлгән. Узган ел бу сан 201 иде. Тулаем алганда, хәл үзгәрми. Без барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Вакансия һәм һөнәри белем курслары белән кызыксынучылар гына да очрый. Мәгълүмат залында интернетка тоташтырылган компьютер эшли. Аның аша һәркем, Бөтенроссия вакансияләр банкына кереп, Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә эш урыннары карый ала.

- Эш эзләп кемнәр ешрак мөрәҗәгать итә?

- 20 яшькә кадәрге егет-кызлар да килә. Пенсия алды яшендәгеләр дә очрый. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге - ир-атлар. Кыскартуга эләккәннәр арасында агрессив булганнары да бар. Аларны да аңларга мөмкин: хәзерге катлаулы заманда эшсез калу бик авыр бит. Шуңа кайвакыт безгә психолог та булырга туры килә. Аларны тынычландырабыз, укырга тәкъдим итәбез.

Быел безгә мөрәҗәгать иткән 12 инвалидның дүртесен эшкә урнаштыра алдык.

- Ә мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру буенча ниләр эшләнә?

- Быел 50 яшүсмер эш сорап мөрәҗәгать итте. Моның кадәр балоаның бервакытта да килгәне юк иде әле. Июньдә 122 укучыны эшле итә алдык, июльдә - 115не. Тик эш бирүчеләр яшүсмерләрне эшкә алырга атлыгып тормыйлар. Чөнки моның үз чикләүләре бар. Шуңа укучылар, нигездә, мәктәптә эшлиләр: җыештыралар, бакчада чүп утыйлар.

- Зурларга кайларда эш урыннары тәкъдим итәсез?

- Бүгенге көнгә 92 вакансия бар. Күпчелек заявкалар "Агрофирма-Әгерҗе", "Нәүрүз", "Кампромлес" ширкәтләреннән. Без башка шәһәрләрдә дә эш тәкъдим итәбез. Тик барысы да риза булмыйлар. Чыннан да, авыл җирендә яшәүче, хуҗалыгын ташлап, ничек читкә китә алсын инде?! Шулай да бер очрак истә калган. 2014 елда бер ханымны Казанга кондуктор итеп җибәргән идек.

- Оешмаларның кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән дә тыгыз элемтәдә эшләргә туры киләдер?

- Бу яклап агрофирманың кадрларны әзерләү буенча инспекторы Илнар Гадршинны уңай яктан билгеләп үтәсе килә. "Кампромлес"ка да яшь хезмәткәр Алена Егорова килде. "ТМХ-сервис" оешмасында да кадрлар белән актив, энергияле белгеч Вячеслав Родионов эшли. "Водоканал" ширкәтеннән Лариса Закирова үз эшенә бик җаваплы карый. "Хәлим" фермерлык хуҗалыгы, төзелеш идарәсе, райпо, "Булгар" ширкәте белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Авыл оешмалары да активрак булсын иде. Шәһәр предприятиеләрендә нинди эш урыннары барлыгын күзәтеп тора алсак та, авылларда моны эшләү мөмкин түгел. Шуңа безгә авыл кешесе мөрәҗәгать иткән чакта авырлык килеп туа. Чөнки күпләр район үзәгенә эшкә йөрергә ризалашмыйлар.

- Якын киләчәктә эшсезлек буенча фаразлар нинди?

- Кызганыч, әлеге фаразлар сөендерми. Сентябрьдә тагын 55 кеше безгә мөрәҗәгать итәр дип көтәбез. Район мәгариф идарәсе системасында оптимальләштерү, тимер юл предприятиеләрендә кыскартулар булачагы, "Татнефтепродукт" оешмасының бетерелүе турында без хәбәрдар инде. Шуңа кемне кайда урнаштырырга мөмкин булуын бүгеннән үк планлаштырабыз.

- Сез "соры" базар белән дә көрәшәсез бит әле.

- Кеше эшсез буларак безнең филиалга исәпкә басарга килгәндә без аны шунда ук кисәтеп куябыз. Чөнки ялган юл белән эшсезлек буенча пособие алу закон нигезендә тыелган. Бу уңайдан безгә шикаятьләр дә килгәне бар. Әйтик, авылдан берәү рәсмиләштерелмичә генә эшләгән, бездән пособие дә алды.

Күпләр, эш урынын югалтудан куркып, рәсми булмаган рәвештә генә эшлиләр һәм хезмәт хакын конвертта алалар. Эш белән тәэмин итүчеләр исә моннан явызларча файдаланалар. Чөнки бу очракта аларга салым, Пенсия фондына взнослар түләргә кирәкми. Хезмәт хакын түләүдә гражданнарның хокукы бозылу мәсьәләләре буенча безгә 22151, 21073 телефоннары буенча шалтыратыгыз. Без бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйбыз.

Әңгәмәдәш - Екатерина САМСОНОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев