Әгерҗелеләргә гриппка каршы прививканы сайлау участокларында ук куялар
Район тормышы

Әгерҗелеләргә гриппка каршы прививканы сайлау участокларында ук куялар

Шәһәрдә барлыгы шундый 4 пункт эшли

Әгерҗедә яшәүчеләр гриппка каршы прививканы тавыш бирү уза торган участокларда ук куя ала. Район мәдәният сарае бинасында урнашкан 463 - нче номерлы сайлау участогында да халыкны вакцинацияләү бара. Монда медицина бригадасы эшли.

"Күп кешеләр прививка ясарга риза булды инде. Баш тартучылар юк диярлек. Прививкаларны беренче чиратта халык белән эшләүчеләргә: укытучыларга, медикларга, студентларга һәм укучыларга куярга киңәш итәбез", — ди комиссия рәисе Эльвира Нәбиева.

Сәгать 10га прививканы 22 кеше ясарга өлгергән инде.

Шәһәрдә барлыгы 4 сайлау участогында гриппка каршы прививка куярга мөмкин булган пунктлар эшли. Болар: 464 нче участок (2 нче мәктәп), 468 нче участок (3 нче мәктәп), 474 нче участок (Л.Айтуганов ис. шәһәр мәдәният йорты).

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев