Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Җитәкчебез сабыйларны сөендерде

Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров укытучыларның август киңәшмәсендә шәһәрдәге балалар бакчаларына уенчык алу өчен шәхсән үзеннән 100 мең сум акча бирәчәген әйткәч бик сөенгән идек. Кайберәүләр ышанмаслар да, шәһәрдәге балалар бакчаларына 2009 елдан бирле бер генә уенчык та бирелмәде. Ә бит баланы уенчыктан башка күз алдына да китерү кыен....

Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров укытучыларның август киңәшмәсендә шәһәрдәге балалар бакчаларына уенчык алу өчен шәхсән үзеннән 100 мең сум акча бирәчәген әйткәч бик сөенгән идек.
Кайберәүләр ышанмаслар да, шәһәрдәге балалар бакчаларына 2009 елдан бирле бер генә уенчык та бирелмәде. Ә бит баланы уенчыктан башка күз алдына да китерү кыен. Искеләренә аларның да бик исләре китми. Каян уенчык табарга дип баш ватып йөргән вакытлар бик күп булды. Валерий Владимирович акча бирәчәген әйткәч, бакча мөдирләре сабыйлар кебек шатландылар. Җитәкчебез сүзендә торды. Күптән түгел һәр бакчага Киров уенчыклар фабрикасында эшләнгән берсеннән-берсе сыйфатлы уенчыклар алып кайттылар. Алар арасында ниләр генә юк: курчаклар, машиналар, пирамидалар, комда уйнау өчен чиләк-көрәкләр, савыт-сабалар, хәтерне үстерә, танып-белә торган өстәл уеннары - барысы да бар. Әлеге уенчыклар шәһәрдәге 7 бакчага тигез итеп бүленде.
Әнә, урта төркемгә йөрүче малайлар-кызларны әлеге уенчыклардан аерып та алып булмый. Айсаф Шәрипов, Стас Филиппов, Илнар Муллахмәтов, Ринат Шәрипов (рәсемдә) машиналар белән уйный торган виражны яраттылар. "Бик ошый. Өйгә дә кайтмыйча уйнар идек", - диләр алар шатланып. Ә Алия Хәсәнова, Диана Зәйдуллина, Амелия Тимергалиева, Элиза Мәҗитова гөрләшә-гөрләшә лото уйныйлар. "Капчыктан бер фишканы аласың да калганнарга күрсәтәсең. Ә алар алларындагы картадан шул рәсемне эзлиләр. Кем картаны тизрәк тутыра, шул җиңүче була", - ди Алия. "Лотоны кызлар бигрәк тә яратты. Хәтерне үстерү өчен менә дигән уен. Балалар хәзер бик үткен, күпне беләселәре килә. Ә мондый уеннар аларга файдага гына", - ди тәрбиячеләре Лидия Яшмурзина.
Уенчыклар төркемдәге 25 балага да җитә. Башка төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр дә уенчыкларны шулкадәр яраттылар, аларның хисләрен сүзләр белән генә аңлатып булмый.
Сабыйларны сөендергәне, аларга уенчыклар бүләк иткәне өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Владимировичка зур рәхмәт!
Сания КАҺАРМАНОВА,
3нче балалар бакчасы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев