Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Һөнәрем белән горурланам

"Мин үз һөнәрем белән горурланам"... Укытучылар көне уңаеннан район Мәдәният сараенда уздырылган бәйрәм тантанасы гади укытучының шушы сүзләре белән башланып китте. Бәйрәм барышында бу сүзләрнең хаклыгына кат-кат инанырга мөмкин булды. Бәйрәмне укучылар башлап җибәрде. Укытучылар олы йөрәкләрен нәкъ менә аларга бирәләр бит. Моңа рәхмәт буларак, укучылар аларга иң изге теләкләрен...

"Мин үз һөнәрем белән горурланам"... Укытучылар көне уңаеннан район Мәдәният сараенда уздырылган бәйрәм тантанасы гади укытучының шушы сүзләре белән башланып китте. Бәйрәм барышында бу сүзләрнең хаклыгына кат-кат инанырга мөмкин булды.
Бәйрәмне укучылар башлап җибәрде. Укытучылар олы йөрәкләрен нәкъ менә аларга бирәләр бит. Моңа рәхмәт буларак, укучылар аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Аннан төрле номинацияләр буенча бүләкләүләр башланды. Быел мөгаллимнәрне 10 номинациядә зурладылар. Беренче - "Гаять зур хезмәт" номинациясендә педагог-директорларны хөрмәтләделәр. Алар арасында Кичкетаңнан ТРның атказанган укытучысы, Халык мәгарифе отличнигы Рауза Ибраһимова да бар иде. Бәйрәмне алып баручы укучы аңа: "Рауза Хөсәеновна, укучылар өчен директор - мәктәптәге иң усал, таләпчән кеше. Ә сез нинди директор идегез?" - дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. "Мин гомерем буе: "Янып эшләргә, башкаларда да очкын кабызырга" дигән максатны куеп эшләдем", - диде моңа каршы ветеран педагог. Директорларны сәхнәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров тәбрикләде. "Миңа сезне борчыган мәгариф проблемалары яхшы таныш, чөнки гаиләбездә өч педагог бар", - дигән сүзләр аша укытучыларга тирән рәхмәтен җиткерде ул. "Кем генә булсак та, күңел җылысын биреп укыткан мөгаллимнәрне без бервакытта да онытмыйбыз", - диде ул.
"Бәхетле балачак тудыручылар" номинациясендә балалар бакчалары тәрбиячеләре хөрмәтләнде. Аларны бәйрәмнең мөхтәрәм кунагы - РФ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов тәбрикләде. "Мин Казан университетында 6 ел тарих фәнен укыттым. Шуңа күрә укытучының хезмәте никадәр авыр булуын яхшы күзаллыйм. Кайчак занятиеләрдән соң аудиториядән чыга идем дә, үземне "отличникларга күпне бирә, ә "2"легә укучылар күңеленә барып җитә алмадым" дип сүгә идем. Сезгә теләгем бер генә: һәр дәрестән чыкканда "бүгенге дәресем ничек уңышлы узды" диярлек булсын", - дигән сүзләр аша җиткерде ул бәйрәм теләкләрен.
Һәр номинация матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Өстәмә белем бирүче педагоглар кулы астында тәрбияләнүче яшь балаларның һәр чыгышын зал алкышларга күмде. Бу урында аларның җитәкчеләрнеә һәм яшь сәхнә осталарына барлык тамашачылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Мәктәптән тыш тәрбия бирү үзәгендә шөгыльләнүче балалар районыбыз данын республика, Рәсәй, хәтта халыкара ярышларда яклыйлар. Чирек гасырдан артык өстәмә белем бирү системасында эшләүче әлеге үзәк җитәкчесе Әлфия Блюхерованың да бу көнне һөнәри бәйрәме булуга карамастан, ул концерт буе һәр чыгыш ясаучы бала өчен сәхнә артында янып-көеп, аларга көч һәм дәрт биреп торды.
Үзәк педагоглары да укытучыларга менә дигән бәйрәм бүләге әзерләгәннәр иде. "Ой, ти, чебер нылъес" дип аталган күпләребезгә яхшы таныш удмурт җырын алар удмурт, рус, татар, мари телләрендә башкардылар. Бу юкка гына түгел: безнең районда күпчелек нәкъ менә шушы телләрдә аралашучылар гомер кичерә бит!
1нче гимназия укытучысы Владимир Екимов турында да аеруча җылы сүзләр ишеттек. Үзе спортчы, җырчы, биюче бу мөгаллим турында: "Безнең мәктәпләрдә ир укытучылар бик аз. Гимназия коллективы Владимир Михайлович белән чын мәгънәсендә горурлана. Бу укытучыда таләпчәнлек, зирәклек, әйдәп бара белү кебек заман укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар тупланган", - дигән сүзләр яңгырады.
Укучыларының укытучылары турында язган иншаларыннан өзекләр дә укылды бәйрәмдә. "Люция Чыңгызовна безне яхшыны начардан аерырга өйрәтте... Евгений Владимирович барысын да белә, зирәк киңәше белән һәрчак ярдәм итә....Мин Елена Валентиновнаны бервакытта да онытмам. Валентина Ивановна - олы математик... Без Галина Александровнаны икенче әниебез дип атыйбыз... Галия Габдулловна белән аралашсаң, көне буе кәеф яхшы була.... Радия Нәбиулловна биргән белемнәр белән горурланып, кырыс, бернинди ташлама ясый белми торган укытучы апабызны сагынып яшибез..."
Балалар язган бу сүзләр - укытучының тынгысыз хезмәтенә лаеклы бәя ул. Әйе, авыр да, җаваплы да ул укытучы хезмәте. Аның нәтиҗәсен күрер өчен, акыл көчен дистә еллар түгәргә кирәк. Нәкъ шигырьдәгечә: "Тиңләп булмый сезнең эшне башка хезмәт белән: үлчәнми ул минут белән, сәгать белән"...
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев