Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Җиңү бәйрәме алдыннан велоузыш, 9 Майда “Үлемсез полк“ акциясе уза

Быел илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршы ала.

  • Ни кызганыч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарыбызның сафы гына сирәгәя. Быел тарихи бәйрәмне нибары 12 ветеран каршы ала. Тыл хезмәтчәннәре саны – 387, – дип билгеләп үтте  Валерий Владимирович.
  • Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан велоузыш үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел ул бишенче тапкыр оештырыла. Старт, Кодаш авылында бирелеп, Әгерҗенең үзәк мәйданында тәмамлана. 40 чакрымга сузылачак велоузышта тимерьюлчыларны да актив катнашырга чакырабыз, – диде Римма Ринатовна.  

Җиңү бәйрәменең төп асылын чагылдыручы Тынычлык эстафетасы, “Үлемсез полк” акциясе дә зур активлык белән узар дип ышанабыз. Сүз уңаеннан: шәһәрдәшләребезнең үтенече буенча быел “Үлемсез полк” акциясенә старт БАМ күпере янындагы “Табыш” кибетеннән бирелә. Теләүчеләр колонналар күпер, аннан К.Маркс урамы буйлап узганда да кушыла алалар. Акциягә кагылышлы сорауларыгыз булса, 21561 телефонына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев