Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне белән

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ котлавы.

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, депутатлар, ТОС җитәкчеләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Җирле үзидарә органнарында эшләүчеләрне халыкка яшәү һәм эшләү өчен уңай шартлар булдыру максаты берләштерә.  Муниципаль хезмәт барлык өлкәләрдә дә тирән белем, җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрчак контрольдә тотуны таләп итә. Сезнең байлык – киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм төгәллек. Бу – куелган бурычларга ирешү өчен төп ачкычлар.

Киләчәктә дә районыбыз авыллары, Әгерҗебез тагын да матурлансын, төзекләнсен, халыкның яшәеше яхшырганнан-яхшырсын өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләрбез.

Сезгә районыбыз халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәү һәм эшләү өчен нык сәламәтлек, түземлек, ихтыяр көче, якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев