Иртәгә олы базарда бәрәңге сатачаклар
Бүген иртәнге сәгатьләрдән үк Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә гөрли. "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәтенең "Уразай" бүлекчәсендә үскән бәрәңгегә аеруча сорау зур. Аның бер килосын ун сумнан саталар. "Халык бик теләп ала бәрәңгене. Иртәгә зур базарда да сату оештырачакбыз", диделәр ширкәт вәкилләре. "Агрохимсервис" ширкәте дә ашлык, яшелчә, сөт ризыклары тәкъдим итте. Бодай, арпаның килосын...
Бүген иртәнге сәгатьләрдән үк Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә гөрли.
"Агрофирма-Әгерҗе" ширкәтенең "Уразай" бүлекчәсендә үскән бәрәңгегә аеруча сорау зур. Аның бер килосын ун сумнан саталар. "Халык бик теләп ала бәрәңгене. Иртәгә зур базарда да сату оештырачакбыз", диделәр ширкәт вәкилләре.
"Агрохимсервис" ширкәте дә ашлык, яшелчә, сөт ризыклары тәкъдим итте. Бодай, арпаның килосын - җиде, борчакны - ун, солыны биш сумнан алырга була иде. Алар бәрәңгене 11 сумнан саттылар.
Ит сатучылар яныннан да халык өзелмәде. Сарык итен - 300, сыерныкын - 260-280, дуңгызныкын 230 сумга алырга була иде. Бал бәясе элеккечә: 3 литры 1500 сум. Можга питомнигыннан алып килгән җиләк, агач үсентеләрен дә яратып алды халык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев