Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Исәнбайда су челтәрләрен төзекләндерү – төп бурычларның берсе

Исәнбайда узган халык җыенында Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов, ТРның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зыятдинов катнаштылар

Исәнбайда гомер-гомергә җыенга халык бердәм булып йөрде. Бу көнне мәдәният йорты халык белән тулы иде. Авыл үзешчәннәре концерт программасы тәкъдим иттеләр, узган ел яңа китаплары дөнья күргән каләм осталары Әлфирә Низамова һәм Фәридә Җәмилеваның һәм башка каләм ияләренең иҗат җимешләреннән, Әлфизә Шәйхетдинова һәм Рәзилә Шәйхетдинованың кул эшләреннән күргәзмә оештырганнар.

Исәнбайда тырыш, уңган халык яши. Матур эшләре дә күп. Биредә төрле елларда республика программалары буенча социаль объектлар төзекләндерелде. Быел үзара салым акчасына урам юлларын төзекләндерү, су, ут, янгын куркынычсызлыгы, тракторга ягулык һәм запас частьлар алудан тыш, волейбол мәйданчыгы булдыру турында уйлыйлар. Күп мал асраучы хуҗалыкларның үз пай җирләрендә күпьеллык үлән, бөртекле культуралар үстерүләре дә мактауга лаек. Узган ел Салагыштан бертуган фермерлар Марат–Мансур Мөхәммәдиевлар көнбагыш, рапс, бодай үстергәннәр. Быел чәчү өчен 2500 гектарда туфрак әзерләгәннәр. Ленар Фәрид улы фермерларга олы рәхмәтен җиткерде. Алга таба да халык белән уртак тел табып, югары уңышларга ирешеп эшләүләрен теләде. 

Авыл башлыгы Рамил Мөхәммәдиев Ленин һәм Совет урамнарындагы ике чакрым су челтәрләре нык тузу сәбәпле, аларны алыштыруны республика программасына кертеп булмасмы дип мөрәҗәгать итте. Ленар Фәрид улы бу мәсьәләне контрольгә алачагын әйтте. Исәнбай амбулаториясендә күп еллар табибә булып эшләгән Әлфия Бәхтиева лаеклы ялга китү сәбәпле, табиб кирәк дигән үтенечләрен дә җиткерделәр. Баш табиб урынбасары Татьяна Мелека атнага бер тапкыр Әгерҗедән терапевт киләчәген әйтте. Мәктәп территориясенең бер өлешен койма белән әйләндереп булмасмы дигән сорауга да уңай җавап булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев