Җитәкчеләр Салагыш фермерларының эшенә югары бәя бирделәр
Салагышта район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары катнашында гаилә фермаларын үстерүгә багышланган семинар-киңәшмә узды. Семинарны уздыру урыны итеп нәкъ менә әлеге авыл җирлеге сайлануы юкка гына түгел: Салагыштан Мөхәммәдиевлар, Ямурзадан Сәхиповларның гаилә фермалары күпләр үрнәк алырлык бүген. . Ике хуҗалыкта да җир эшкәртү, гаилә фермаларын алып бару өчен бөтен төр техника...
Салагышта район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары катнашында гаилә фермаларын үстерүгә багышланган семинар-киңәшмә узды.
Семинарны уздыру урыны итеп нәкъ менә әлеге авыл җирлеге сайлануы юкка гына түгел: Салагыштан Мөхәммәдиевлар, Ямурзадан Сәхиповларның гаилә фермалары күпләр үрнәк алырлык бүген. . Ике хуҗалыкта да җир эшкәртү, гаилә фермаларын алып бару өчен бөтен төр техника бар. Алар ферма биналарын төзү һәм төзекләндерүдә, кирәкле техника алуда күптөрле дәүләт программаларыннан файдаланганнар. Әлеге гаилә фермалары бүген дә - үсеш юлында.
СӘХИПОВЛАР
Семинар биш гаилә фермасын берләштерүче Сәхиповларның эшчәнлеге белән танышудан башланды. Бүген аларның фермасында 350 баш мөгезлек эре терлек бар. Шуның 78е - савым сыерлар. Бу - районда иң зур гаилә фермаларының берсе.
- Узып баручы елда бер сыердан уртача 4300 килограмм сөт савып алдык, бу һәр сыердан 11,7 кило дигән сүз. Хәзерге вакытта бер сыердан тәүлеклек савым 10 кило тәшкил итә, - дип таныштырды гаилә башлыгы Илшат Сәхипов. Аларның фермасында 11 кеше эшли бүген. Сыер савучылар Иске Чекалда, Азево, Шаршады, Салагыш авылларыннан. Читтән килүчеләр тору урыны белән тәэмин ителгән. Уртача хезмәт хаклары - 15-18 мең сум. Моның өстенә, өч тапкыр бушлай ашаталар.
- Киләчәктә сыерлар санын 200 башка җиткерергә ниятлибез. Чөнки сыерның сөтен сатып яхшы гына керем алабыз. Ә менә ит сату бераз авыррак, - ди фермер. Сүз уңаеннан: семинарда катнашучылар тышкы яктагы утарда утлап йөрүче калмык сыерлары һәм үгезләре янында да тукталдылар. Бу токым мәрмәр ит бирүе белән үзенчәлекле.
- Әмма безнең халык әлеге итнең өстенлеген аңлап бетерми, күрәсең. Шуңа аны башка ит белән бер бәядән сатарга туры килә, - ди Илшат Маликович.
Моннан берничә ел элек колхоздан калган өч ташландык бинаны ремонтлап, терлек тотар хәлгә китерүдә Сәхиповларга "Гаилә фермасы" дәүләт программасы ярдәмгә килгән. Фермаларны төзекләндерү, уңай шартлар тудыру буенча эш әле һаман дәвам итә. Әнә, бүгенге көндә ике ферманы тоташтыручы чыгу юлы, ветеринар, осеменатор,ферма мөдире өчен аерым бүлмәләргә, бозаулар профилакториена капиталь ремонт ясау белән мәшгуль алар.
- Җәй көне сыерлар торагын да ремонтларга планлаштырабыз, - диләр.
МӨХӘММӘДИЕВЛАР
Мөхәммәдиевлар 100 башка исәпләнгән ферма бинасын 2011 елда үз акчалары һәм дәүләт ярдәме белән сафка бастырганнар. Бүген аларның гаилә фермасында 155 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 40 башы - сыерлар.
- Терлекләребез бер генә бинага гына сыймый. Шуңа күрә бер өлешен өй янындагы, калганнарын әти-әни йорты янындагы абзарларда тотабыз, - ди Марат.
Быел 40 сыердан 136669 килограмм сөт сауганнар. Бу бер сыердан 3416 кило дигән сүз. Тәүлеклек савым уртача 10 кило тәшкил итә. Сөтне "Гобәйдуллин" шәхси предприятиесенә тапшыралар. Аны саклар учен "40/60" дәүләт программасы ярдәмендә 500 литр сыйдырышлы сөт суыткыч җайланма да алып куйганнар.
Бүген аларның фермасында биш кеше эшли. Гомумән алганда, 22 кешене эшле иткәннәр. Аларның бер өлеше пилорамада, машина-трактор паркында мәшгуль. Читтән килеп эшләүчеләргә биредә дә тиешле шартлар тудырылган: тору урыны, ашханә, мунча бар. Сыер савучыларның уртача хезмәт хаклары - 10-12 мең сум. Аны аен-айга вакытында биреп баралар.
Киләчәктә Мөхәммәдиевлар да сыер санын арттырырга планлаштыралар.
- Бүген 30 буаз танабыз бар, шуларны да сыер итәргә исәплибез, - ди Марат.
Бу фермерларның төп керемен сөт, ит, агач материаллар сатудан кергән акча тәшкил итә бүген. Ике ел элек шәхси кибетләрен дә ачканнар. Анда авыл халкы өчен кирәкле бөтен әйбер дә бар.
БУЛДЫРАСЫЗ, ЕГЕТЛӘР
- Без бүген менә шушы ике фермер мисалында авыл җирендә үз эшеңне менә дигән итеп алып баруның матур үрнәген күрдек. Бу ир-егетләр бүген үзләре дә аякларында ныклы басып тору белән бергә, күпме кешене эш белән дә тәэмин итәләр. Авылдашларының пай җирләрен эшкәртеп, аларга ашлык, печән, салам тараталар. Алар - авыл җирлеге башлыгының уң кулы да. Биредәге игелекле эшләрнең башында да нәкъ менә шушы фермерлар тора. Шуңа күрә рәхмәт сезгә, егетләр, - диде күргәннәргә йомгак ясап район башлыгы Валерий Макаров.
- Бүген һәр авыл җирлегендә диярлек файдаланмый торган биналар бар. Әйтик, Яңавылда, Тирсәдә ферма биналары буш тора. Теләге булган кеше аларда Сәхиповлар, Мөхәммәдиевлар үрнәгендә үз эшен башлап җибәрә ала. Бу яклап без һәр райондашыбызга ярдәм итәргә әзер. Хөкүмәт тарафыннан да күптөрле программалар тәкъдим ителә, - дип дәвам итте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Авыл җирлекләре башлыклары да үз фикерләрен җиткерергә ашыктылар. Чыгышлар күп булса да, аларның нигезендә бер үк фикер ята: бүген һәр авыл җирлегенә Сәхиповлар, Мөхәммәдиевлар кебек тырыш, тәвәккәл, үҗәт, ярдәмчел җир уллары кирәк. Андыйлар - авыл башлыгының гына түгел, авылдашларының да ныклы терәге.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев