Иж-Бубыйда җыен халыкның зур активлыгы белән узды
Авыл халкы җитәкчеләргә үзен кызыксындырган сорауларны җиткерде
Иж-Бубый мәдәният йорты җыенга килгән халыкны педагог Гөлия Чигвинцева җитәкчелегендә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы балалары ясаган эшләнмәләрне тәкъдим итүче күргәзмә каршы алды. Шунда ук Иж-Бубый авыл тарихы музее тарафыннан әзерләнгән “Мәгърифәт учагы каһарманнары” дип аталган күргәзмә дә урын алган иде.
Җыен башланганчы тамашачылар инде танылып өлгергән “Карусель” һәм “Хыял” бию төркемнәренең, авыл сәхнә осталарының чыгышларын тамаша кылдылар.
Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһаповның чыгышы җирлектәге тормышны бар яклап ачык яктыртты. Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев та моны билгеләп үтте.
Соңыннан халык үзен кызыксындырган сорауларны җиткерде. “Иж-Бәйки авылындагы ФАПка ремонт уздырылырмы?”, “Набережная урамының бер өлеше яктырырмы?”, “Молодежная урамы юлы төзекләндерерме?” Җитәкчеләр бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмадылар.
Җыен бүләкләүләр белән тәмамланды. 55 яшьлек юбилее уңаеннан һәм авыл җирлеге үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен Иж-Бубый авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Җәләлетдиновага, җирле мәсьәләләрне хәл итүгә өлеш керткәннәре өчен Иж-Бәйкидәге райпо кибете сатучысы Лилия Тимербаевага, Иж-Бубый егете, Сарсак-Омгада шәхси эшмәкәрдә эретеп ябыштыручы булып хезмәт куючы Айрат Исламовка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев