Изге Корбан гаете көнне Кодаш авылы мәчетендә корбан ашы узган
Авыл имамы Әнис хәзрәт Галиуллинның тәрбияве вәгазе, бергәләп җомга намазын уку, күп итеп догалар кылу, корбанлык итеннән пешерелгән аш, итле бәрәңге белән хушлану – болар барысы да мәҗлеснең күркәм мизгелләре
"Быелгы корбанлык Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугышта катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә дип чалынды, алар рухына күп итеп догалар кылынды", – ди мәҗлесне уздыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, авыл активисты Гөлнар ханым Сәләхиева.
"Күптән түгел вафат булган районыбызның соңгы сугыш ветераны Сәүбән ага Миңнехуҗин да безнең авыл кияве иде. Аны да искә алдык".
Бер корбанлык мәчет исеменнән чалынса, авылдашлары Илнур Муллин, Фәннүр Шакиров та үзләре чалган корбанлыктан аш уздыру өчен өлеш чыгарганнар.
Авыл имамы Әнис хәзрәт Галиуллинның тәрбияве вәгазе, бергәләп җомга намазын уку, күп итеп догалар кылу, корбанлык итеннән пешерелгән аш, итле бәрәңге белән хушлану – болар барысы да мәҗлеснең күркәм мизгелләре.
"Алдагы елларда да күрешергә насыйп булсын дип таралыштык", – диләр мәҗлестә катнашучылар.
Чалынган корбаннар, кылган догалар, изге теләкләр кабуллардан булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев