Бүген Исәнбай авыл җирлегендә халык җыены узды
Авыл җирлеге башлыгы Рамил Мөхәммәдиев сигез айда башкарылган эшләр турында сөйләде
Апрель аеннан башлап авыл территориясендә өмәләр оештырылган. Зиратта зур эшләр башкарылган. Элекке каберләр өстендәге карт агачлар киселеп, авыл ир-егетләре тырышлыгы белән алар чистартып түгелгән.
Су магистралендә тугыз урында ремонт эшләре башкарылган.
Август аенда Бима елгасы аша салынган күпер төзекләндерелгән. Бу эшне башкару өчен төзелеш материаллары белән зур булышлык күрсәткән фермерлар Марат–Мансур Мөхәммәдиевларга, төзекләндерүдә эшләгән алтын куллы осталарга, өмәдә катнашкан авылдашларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Авыл эчендәге кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы авария хәлендәге агачларны кисү оештырылган.
Республика программасы буенча авыл тирәсендәге 6,1 гектарда балтырган белән көрәш алып барылган. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк.
Шушы көннәрдә авылга керү уңаендагы һәм зираттагы аншлаглар алыштырылган.
Соңгы ике елда Салагыш авылыннан бертуган фермерлар Марат–Мансур Мөхәммәдиевларның Исәнбай кырларында мул уңыш үстерүе – зур сөенеч, диде Рамил Рәис улы. Алар арпа, бодай, рапс, көнбагыш үстергәннәр. Пай җирләре өчен халыкка бер пайга 3,5 центнер исәбеннән ашлык өләшкәннәр.
Сигез авылдашлары махсус хәрби операция зонасында ил иминлеген саклыйлар.
Авыл җирлеге Советы, авыл халкы якташларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр.
Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев быел районда алып барылган күләмле эшләр турында сөйләде. Алар – яңа объектлар төзелеше, капиталь төзекләндерү, юл салу, авыл хуҗалыгы тармагында үзгәрешләр һәм башка көнүзәк мәсьәләләр.
Рамил Мөхәммәдиев көрәш секциясендә шөгыльләнүче малайларга спорт җиһазлары алуда ярдәм сорады. Илфат Ильяс улы әлеге мәсьәләне хәл итәргә тырышачакларын әйтте.
Исәнбай авыл җирлегендә 418 хуҗалык бар. 732 кеше гомер кичерә. Эш яшендәгеләр – 410, пенсионерлар – 221 кеше, балалар – 101.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев