Иж-Бубый мәктәбендә гадәти булмаган эвакуация узды (ФОТО, ВИДЕО)
Эмоцияләр ташкыны ургылды
Янгын сүндергечтән файдалану кагыйдәләре, кием-салымына ут капкан кешегә ярдәм күрсәтү ысуллары, шулай ук пешкән вакытта беренчел ярдәм күрсәтү - Иж-Бубый мәктәбе укучылары бүгенге дәрестә төп кагыйдәләрне искә төшерделәр. Аны балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Әгерҗе районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе үткәрде. Бу юлы әлеге укыту балалар янгын сүндерү тәҗрибәсен шәхсән үзләре кичерә алулары белән истә калачак.
- Озын җәйге каникуллардан һәм дистанцион укулардан соң, балалар мәктәпкә әйләнеп кайттылар. Алар монда үзләрен куркынычсызлыкта хис итсеннәр өчен, янгын куркынычсызлыгының эвакуация билгеләре турында искә төшерергә тиешбез. Янгын чыккан очракта мәктәптән тиз һәм тоткарлыксыз чыгып китү, төтен чыккан очракта паникасыз һәм педагог җитәкчелегендә бинадан эвакуацияләнү күнекмәләрен һәммәсе дә белергә тиеш, - дип сөйләде мәктәп директоры Равил Бәдахшин, әлеге уку чарасының максатын аңлатканда.
Балалар, тын да алмыйча, күзәтчелек эшчәнлеге бүлегебашлыгы Айрат Шәйдуллинның чыгышын тыңладылар. Алар янгын сүндергеч белән ничек дөрес файдалану турында да белделәр. Киеменә ут капкан кешегә ярдәм күрсәтү, пешүдән зыян күрүченең җәрәхәтләрен ничек дөрес эшкәртү турында тыңладылар.
- Ел саен уку елы башында һәм куркынычсызлык айлыгы кысаларында мәктәпләрдә янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында укулар һәм менә шушындый "эвакуация" үткәрәбез. Бу белемнәрегезнең сезгә практикада түгел, теориядә генә кирәге чыгар дип өметләнм, - дип теләде Айрат Шәйдуллин.
Шулай ук ул балаларны янгын турында хәбәр итү җайланмасы - янгыннарны кисәтү һәм ачыклау өчен нәтиҗәле прибор белән таныштырды.
- Бу җайланмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләре шактый гади, ә аларның бәясе хәтта иң кечкенә янгыннан күргән зыян бәясеннән дә кимрәк. Мондый приборны үз йортларыгызда урнаштырып, сез милекне генә түгел, үз гомерегезне дә саклап кала аласыз, - дип ассызыклады мәктәп кунагы.
"Эвакуациянең" кульминациясе үзенчәлекле булды - балалар үзләре дә вакытлыча янгын сүндерүче роленә керә алдылар һәм өлкәннәр күзәтүе астында импровизацияләнгән янгынны сүндереп карадылар. Шатлыкның чиге булмады!
Көчле хис-тойгыларын җиңеп, балалар дәүләт янгын күзәтчелеге вәкилен көчле алкышлар белән озаттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев