Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Камил Шакировның Әгерҗе район Сабан туенда гер күтәреп йөрү буенча егермеләп тапкыр беренче урын алганы бар

«Авылдагы милли бәйрәмнәрне дә калдырмадым..»

Сабантуйлар җитә башласа, һәркемнең күңеле мәйданга ашкына башлый. Чөнки ул – очраштыру, күрештерү бәйрәме генә түгел, үзеңне төрле бәйгеләрдә сынау мөмкинлеге дә. Соңгысына килгәндә, бәйгеләрдә катнашучының күңеле үзгә җилкенәдер. Бу хакта аларның үзләреннән сорарга булдык.   

Камил ШАКИРОВ, Нарат авылы:

–     Мин кечкенә чакта Сабантуйларда мәйданда гер күтәреп йөрүчеләрне бик кызыксынып күзәтә идем. Тора-бара үзем дә шуның белән мавыгып киттем. Мавыгып кына калмадым, үземне ярышларда да сыный башладым. Яшь чак – көчле чак бит ул. Ике потлы герне күтәреп тиешле мәйданны 25-28 тапкыр әйләнгән чаклар да булды. Еллар узгач, 18-20 тапкырга калды. Ничек кенә булмасын, Әгерҗе район Сабан туенда гер күтәреп йөрү буенча егермеләп тапкыр беренче урын алганым бар. Авылдагы милли бәйрәмнәрне дә калдырмадым. Бер үк көнне берничә мәйданда көч сынаган чаклар да булды. Әйтик, бер-бер артлы Девятерня, Кадыбаш,

Исәнбай Сабан туйларында беренче урын алган идем. Шулай да буламыни, диярсез. Була. Хәзер кәрәзле телефон заманы бит. Шалтыратып, әлеге ярышның әле булганмы-юкмы икәнлеге белән кызыксынасың да, булмаган икән, шунда китәсең. 

Соңгы елларда сәламәтлек кенә сыната шул. Быел әлеге ярышта бөтенләй катнашып булмас, мөгаен. Шулай да гер күтәреп йөрүчеләрнең яннарына чыгып көч булса да биреп торырмын дип уйлыйм. Чөнки йөрәк барыбер түзми- ул.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев