“Кышкы әкият“ район бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Әгерҗене һәм авылларны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча игълан ителгән "Кышкы әкият" смотр-бәйгесенә йомгак ясалды. "Кышкы бизәкләр" номинациясе (бюджет оешмалары арасында): I урын - Әгерҗе сәнгать мәктәбе, II урын - 8нче балалар бакчасы, III урын - 1нче гимназия һәм 2нче мәктәп. "Кар шәһәрчеге" (күпкатлы йортлар): I урын - "Кировское" ТОСы...
Әгерҗене һәм авылларны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча игълан ителгән "Кышкы әкият" смотр-бәйгесенә йомгак ясалды.
"Кышкы бизәкләр" номинациясе (бюджет оешмалары арасында):
I урын - Әгерҗе сәнгать мәктәбе,
II урын - 8нче балалар бакчасы,
III урын - 1нче гимназия һәм 2нче мәктәп.
"Кар шәһәрчеге" (күпкатлы йортлар):
I урын - "Кировское" ТОСы (җитәкчесе - Клара Безбородова),
II урын - "Альфа" ТОСы (Светлана Соболева),
III урын - М.Горький урамы, 7нче йорт (йортның өлкән вәкиле - Ринат Шиабетдинов).
"Иң матур Яңа ел ишегалды" (шәхси йортлар):
I урын - Богатыревлар гаиләсе (Чапаев урамы, 136),
II урын - Япаевлар гаиләсе (Восточная, 2а),
III урын - Александровлар гаиләсе (Партизанская, 65).
"Кар патшалыгы" (кече эшмәкәрлек объектлары):
I урын - ит комбинаты (директоры - Михаил Батанов),
II урын - Мөбәракшин шәхси предприятиесе,
III урын - Мизирев шәхси предприятиесе.
"Яңа ел әкиятендә кунакта" (предприятие һәм оешмалар):
I урын - "Сетевая компания" (Айрат Гыйльманов),
II урын - "Агрофирма-Әгерҗе" (Радик Мәүлиев) һәм "Водоканал" ширкәтләре (Илдус Шәймөхәммәтов),
III урын - "ЭнергоСервис-Әгерҗе" ширкәте (Илфат Ямалиев) һәм Әгерҗе урман хуҗалыгы (Равил Иманголов).
"Кар патшабикәсе дөньясында" (авыл җирлекләре):
I урын - Кичкетаң (авыл башлыгы - Зөлфәт Нуриев),
II урын - Тирсә (Рафил Закиров),
III урын - Иске Эсләк (Илдус Гафаров) һәм Салагыш (Мансур Мөхәммәдиев).
Призлы урын алучыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, ә шәхси йорт хуҗаларына истәлек бүләкләре тапшырылды.
- Әлеге бәйгедә елның-елында актив катнашып килүчеләргә аеруча зур рәхмәт. Бу да - туган төбәгеңне яратуның, аны тагын да матуррак итәргә омтылуның бер билгесе, - дигән сүзләр белән тапшырды район башлыгы Валерий Макаров җиңүчеләргә Рәхмәт хатларын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев