“Кышкы әкият” смотр-бәйгесенә йомгак ясалды
Төрле номинация җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде
Район оешмапредприятиеләре җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында узган эшлекле сишәмбе киңәшмәсендә шәһәр һәм авылларны Яңа елга бизәүгә тәгаенләнгән бәйге нәтиҗәләре игълан ителеп, төрле номинация җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде.
“КЫШКЫ БИЗӘКЛӘР” НОМИНАЦИЯСЕ I урын – Әгерҗенең 4нче балалар бакчасы. II урын – Әгерҗенең 5нче балалар бакчасы һәм Кичкетаң мәктәбе. III урын – Кырынды башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы һәм Исәнбай мәктәбе.
“КЫШКЫ МОГҖИЗА” НОМИНАЦИЯСЕ I урын – район тарихы һәм мәдәни мирасы музее. II урын – Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен “Наз” социаль приюты. III урын – Нарат авылы клубы һәм Әгерҗенең эксплуатацион вагон депосы.
“КАР ПАТШАЛЫГЫ” НОМИНАЦИЯСЕ I урын – “СтройГрад” төзелеш компаниясе.
“ЯҢА ЕЛ ӘКИЯТЕНДӘ КУНАКТА” НОМИНАЦИЯСЕ I урын – Девятерня авыл җирлеге. II урын – Красный бор һәм Тәбәрле авыл җирлекләре. III урын – Кичкетаң һәм Бима авыл җирлекләре.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Нургаянов җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. – “Яңа ел йорты” номинациясе җиңүчеләре һәм призерларына бүләкләр авыл җыеннарында тапшырыла, – дип белдерде бәйгенең комиссия рәисе, район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев. – Шәһәр һәм авылларны Яңа елга бизәүдә катнашкан һәр актив райондашыбызга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев