Депутат Әлфия Когогина "Наз" приюты директорын бүләкләде
Район тормышы

Депутат Әлфия Когогина "Наз" приюты директорын бүләкләде

Әгерҗедә район Советы утырышы узды

13 июльдә Әгерҗе муниципаль районы Советының XVIII утырышы булды. Ул Украинадагы махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Тәбәрле егете Ленар Гәрәев истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.

Утырышта РФ Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина катнашты.

Эшлекле очрашу барышында социаль-икътисадый үсешнең төп бурычлары һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. Торак пунктларда социаль газлаштыру темасына аерым тукталдылар. Әлфия Гомәр кызы шулай ук РФ Дәүләт Думасында закон чыгару эшчәнлеге йомгаклары һәм нәтиҗәләре турында сөйләде. Аннан соң, таба төбәк атналыгы кысаларында, депутат социаль объектларда булды, халык һәм коллективлар белән очрашты, һәр мәсьәләне эшкә алып, гражданнарны шәхси кабул итте.

Утырыш ахырында Әлфия Гомәр кызы Әгерҗе районында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Наз" социаль приюты директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллинаны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Райондашыбызга бүләкне күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү эшенә зур өлеш кертүе өчен тапшырдылар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев