Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Мөслимдә Президентыбыз Әгерҗе районына да җиңел автомобиль бирде

Бүген Мөслимдә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында, мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Ачкычларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан республиканың муниципаль берәмлек башлыклары кабул итеп алды. Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина да Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кулыннан җиде урынлы...

Бүген Мөслимдә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында, мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Ачкычларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан республиканың муниципаль берәмлек башлыклары кабул итеп алды.

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина да Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кулыннан җиде урынлы "Лада Ларгус" автомобиле ачкычын алдылар.

"Безнең балалар иң яхшы белем алырга тиеш. Әмма белем алу өчен әле хәрәкәт итү кирәк, шуңа күрә ел саен машиналар тапшырабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Гомумән, район мәгариф идарәләренә 14 "Форд" микроавтобусы һәм 45 "Лада Ларгус" җиңел машинасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев