Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Район хакимиятендә тантаналы бүләкләү булды

Бүләкләрне район башлыгы Ленар Нургаянов тапшырды

Эшлекле сишәмбедә район башлыгы Ленар Нургаянов катнашында тантаналы бүләкләү узды.

Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция уздыру шартларында күрсәтелгән ярдәм өчен 29656нчы хәрби часть командирының рәхмәт хаты белән махсус хәрби операция зонасында ил сагында торучы хәрбиләрне яклау буенча волонтерлык хәрәкәте әгъзасы Хикмәтуллина Рәмилә Зөфәр кызы бүләкләнде. 

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы финанс системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы финанс министрының Рәхмәт хаты белән район финанс-бюджет палатасының исәпкә алу һәм хисаплылык бүлеге баш белгече Мишакова Лия Рәвил кызы бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм район мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән Девятерня авыл мәдәният йорты мөдире Арсланов Фәнис  Фазыл улы бүләкләнде.

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев