Яңа директор билгеләнде
Тирсә мәктәбе директоры итеп Дәүләтова Миләүшә Заһид кызы билгеләнде.
Моңа кадәр ул бу мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Педагогик стажы - 26 ел.
Моңа кадәр Тирсә мәктәбен җитәкләгән Лидия Кәримова шәхси гаризасы нигезендә вазыйфасыннан азат ителгән.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев