Эшләрне республика оештыру комитеты бәяләде
"Талантлар салават күпере" балалар иҗат йортында "СОК. Бер команда бул" республикакүләм конкурсының муниципальный этабы үтте. Конкурста Әгерҗе муниципаль районының 7 гомуми белем бирү учреждениесе катнашты, бәйге нәтиҗәләре буенча түбәндәге мәктәпләр җиңүче дип табылды:
I урын-Көчек урта мәктәбе;
II урын-Тирсә урта мәктәбе;
III урын-1нче гимназия.
Җиңүчеләрнең эшләре республика оештыру комитетына җибәрелде.
17 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр командалар 3 дистанцион белем бирү блогыннан торган этапта катнаштылар. Биремнәр гади түгел иде.
Шуларның берсе инстаграмда туры эфирда районыбызның җәмәгать эшлеклесе белән очрашу. Конкурста катнашучылар арасында: Фәттахова Ландыш (ШУС лидеры) һәм Исаева Настя (Җиңү волонтеры) “Лидер һәм аның командасы” темасына “Россия лидеры” Бөтенроссия конкурсы финалында катнашучы буларак, Әгерҗе районы башлыгы Вәлиев А.Р. белән туры эфир үткәрделәр.
Конкурста катнашу нәтиҗәләре буенча, мәктәп директоры Гыйззәтуллина А.Р. җитәкчелегендәге Көчек урта мәктәбе командасы иң яхшы 25 команда арасына керде. Бу исемлеккә команда эшенең күнекмәләрен, креативлыкны һәм катлаулы хәлләрне оператив рәвештә хәл итә белү күрсәткечләре керде.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев