Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, Әгерҗедә күпбалалы гаиләләрне йөреп чыгачаклар
Районнарда янгын куркынычсызлыгын тикшерү бара
Әгерҗе районында янгын куркынычсызлыгын тикшерү бара. Муниципалитет җитәкчелеге тарафыннан барлык хезмәтләргә тиешле йөкләмәләр бирелде.
Бу көннәрдә янгын куркынычсызлыгы буенча чараларны көчәйтергә, гидрантларның эш торышын һәм аларның эшкә әзерлеген тикшерергә; янгын автоматикасы системаларының эшчәнлеген тикшерергә, халык белән аңлату эшен башкарырга, шул исәптән, якланмаган халык төркемнәренә, күпбалалы гаиләләргә барып, торак йортларның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә ни дәрәҗәдә туры килүен ачыклау өчен рейдлар үткәрү бурычы тора.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ПСЧ-101 начальнигы урынбасары, эчке хезмәт капитаны Шутников Евгений Валерьевич сүзләренчә, Әгерҗе районы җитәкчелеге тарафыннан, ТР Рәисенең йөкләмәсен үтәү максатларында, халык һәм оешмалар эшчеләре арасында профилактик әңгәмәләр үткәрү, куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеген аңлату, социаль объектларда, оешмаларда, учреждениеләрдә, сәүдә биналарында янгын сүндерү турындагы законнарның үтәлешен планнан тыш тикшерү буенча зур эш алып барыла.
"Бу хәлгә бик нык игътибар бирергә кирәк. Иң мөһиме - Тукай районында булган фаҗигадән нәтиҗә ясау һәм, әлбәттә, мондый хәлләрне бүтән булдырмау", - диде ул.
Күпбалалы гаиләләргә аерым игътибар биреләчәк. Профилактика чараларына гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бөтен составы, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары һәм волонтерлар җәлеп ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган якшәмбедә Тукай районында янгында 7 кеше һәлак булды, шуларның 4се балалар.
Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары белән иртәнге киңәшмәдә район башлыкларына янгын куркынычсызлыгы буенча эшне көчәйтергә, аерым алганда, һәр йортка кереп профилактик әңгәмәләр үткәрергә һәм кешеләргә иминлек чараларын үтәү кирәклеген аңлатырга кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев