Геройларны искә алдылар
3 сентябрьдә «Хәтер чәчәкләре» Бөтенроссия акциясе үткәрелде. Бу акциядә Россиянең һәр гражданины катнаша ала. Акциянең төп максаты: халык тарихын, совет сугышчыларының батырлыгы турында хәтерне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
Шаршады авыл китапханәсе укучылары шулай ук "Хәтер чәчәкләре" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Балалар суга тере чәчәкләрдән чәчәк бәйләмнәрен төшереп, яу кырында көрәшкән һәм тыныч күк йөзе өчен гомерен кызганмаган геройларны искә алдылар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев