Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Чәчәкләр акциясе сүлпән бара

Шәһәребезнең Г.Камал урамыннан узучылар һәр җәйдә Александр һәм Надежда ПОНОСОВЛАР йорты каршындагы матурлыкны күреп, битараф кына китә алмыйдыр. Әнә, бер гаилә, машинасын туктатып, сокланып карап торды да аллы-гөлле чәчәкләр янында истәлеккә фотога төште. Чайковскидан кунакка кайтучылар икән. "Әле сез аларның ишегалларындагы әкияти матурлыкны күрсәгез, "телсез" калыр идегез", - дидем юлчыларга....

Шәһәребезнең Г.Камал урамыннан узучылар һәр җәйдә Александр һәм Надежда ПОНОСОВЛАР йорты каршындагы матурлыкны күреп, битараф кына китә алмыйдыр. Әнә, бер гаилә, машинасын туктатып, сокланып карап торды да аллы-гөлле чәчәкләр янында истәлеккә фотога төште. Чайковскидан кунакка кайтучылар икән. "Әле сез аларның ишегалларындагы әкияти матурлыкны күрсәгез, "телсез" калыр идегез", - дидем юлчыларга. Үзем дә Поносовлар гаиләсенең алтын куллары тудырган сихри матурлыкка сокланып тордым да "Эх, Әгерҗедә дә, авылларда да һәр гаилә, оешма-предприятиеләр шундый матурлык тудырса, туган төбәгебез чәчәккә күмелеп утырыр иде", дип уфтанып куйдым.
Уфтанырлык та шул... Әгерҗе районы оешуга 85 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Чәчәк атучы район" акциясенә кушылучылар күпме икән дип шәһәр урамнары буйлап киттек. Беренче тукталышыбыз - шәһәребез капкасы булган Әгерҗе вокзалы. Мәһабәт бина каршында чәчәкләр үсеп утырса да, аның каршындагы мәйдан кунаклар каршында бер дә мактанырлык түгел. Бирегә кайчандыр яшь агач үсентеләре утыртканнар. Ләкин тәрбия булмагач, алар тернәкләнеп китә алмаганнар, корыганнар. Хәзер яшел мәйданда бу үсентеләрне бәйләп куйган таяклар гына тырпаеп калган, һичьюгы, аларын алып атсыннар иде.
Әгерҗенең тимерьюлчылар шәһәре икәнлеген күрсәтеп торучы тарихи паровоз янында быел да бер чәчәк әсәре тапмассың, әле ярый, алабутасын чапканнар. Тарихи истәлек булган бу паровоз тирәсе чәчәкләргә күмелеп утырса, күпме кунаклар хозурланып, аның янында истәлеккә фотога төшәр иде. Әмма паровозны урнаштырганнан бирле әйләнә-тирәсендә чәчәкләр үстерергә алынучы булмавы бик кызганыч. Юлыбызны дәвам итеп, Вокзальная урамында Гражданнар сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск янында тукталдык. Нинди чәчәк турында сүз булырга мөмкин биредә, кеше буе булып үскән чүбе дә чабылмаган. Үзебез Россиядә тарих елы, үткәннәрне онытырга хакыбыз юк дигән булабыз... Гомумән, Вокзальная, Казанская урамнарындагы күп кенә шәхси кибетләр, "Амулет" кафесы хуҗалары тирә-юньгә ямь биреп, гүзәллек тудыру турында уйлап та карамыйлар.
"Эссен" сәүдә үзәген матур коймалар белән уратып алгач, тирә-юнен чәчәкләргә күмәрләр дип көткән идек, тик җәй узып бара, ә "Эссен" тирәсендә ник бер чәчәк үссен?! "Булгар-икмәк" предприятиесе, "Провиант" кибете хуҗалары да табыш артыннан куып, шәһәребезне матурайтуга үз өлешләрен кертү турында оныталар, күрәсең. Иске татар зираты каршына юл буена утырткан агач үсентеләре дә үсеп китә алмаганнар. Аларны бәйләп куйган таяклар тирә-юньне ямьсезләп кенә тора хәзер.
Менә шундый ямьсез күренешләрдән соң агрофирма, суд, Якшәмбе храмы, кунакханә, "Нур" мәчете, сәнгать мәктәбе, үзәк хастаханә, банклар, Пенсия фонды идарәсе, К.Маркс урамында 16нчы йорттагы шәхси учреждениеләр, финанс-бюджет палатасы, федераль казначылык бүлекчәсе, үзәк хастаханә территорияләрендәге чәчәкләр патшалыгы күзне иркәләде. Мондый матурлык тудыру өчен фәкать теләк, фантазия һәм хезмәт кирәк, әлбәттә. Монда Интернет та ярдәмгә килә хәзер. Әнә, Поносовлар гаиләсенең тәҗрибәсен өйрәнергә була. Бу хуҗалар күпләребез чүплеккә ташлый торган буш шешә, чиләк, табак, кәрҗин, хәтта бала-чага аяк киемнәрен дә әрәм итмиләр. Җәен матурлык тудыру өчен барысын да эшкә җигәләр. Килегез, күрегез Поносовларның чәчәкләр патшалыгын. Бәлки шуннан соң сездә дә алар кебек матурлык тудыру теләге туар.
..."Чәчәк атучы район" акциясе дәвам итә. Әйдәгез, кушылыгыз бәйгегә. Шундый матурлык тудырган хуҗалар турында редакциягә дә хәбәр итегез.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев