Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Тирсәдә балалар өчен тау ясаганнар

Икенче ел рәттән инде Яңа ел алдыннан Тирсә авылындагы Мәдәният йорты каршына агачтан тау ясыйлар. Быелгы тауның озынлыгы тугыз метр озынлыкта булган. Аны шимбә көнне авылның оста куллы ир-егетләре ясаган. Шул кичне үк тау яны бала-чаганың шат авазына күмелгән. Әти-әниләре белән бергәләп тау шуарга килүчеләр бик күп булган. Хәзер Тирсә...

Икенче ел рәттән инде Яңа ел алдыннан Тирсә авылындагы Мәдәният йорты каршына агачтан тау ясыйлар.

Быелгы тауның озынлыгы тугыз метр озынлыкта булган. Аны шимбә көнне авылның оста куллы ир-егетләре ясаган. Шул кичне үк тау яны бала-чаганың шат авазына күмелгән. Әти-әниләре белән бергәләп тау шуарга килүчеләр бик күп булган. Хәзер Тирсә авыл җирлеге Советы Мәдәният йорты тирәсенә кар сыннары ясау буенча авыл халкы арасында бәйге игълан иткән. Иң матур сын ясаучыларны бал-маскарадта бүләкләячәкләр. Әлеге мәйданчыкка шушы көннәрдә урман чибәркәе - чыршы да урнаштырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев