Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Тирсәдә Рөстәм Абдуллинны соңгы юлга озаттылар

Хушлашу сүзе

Тирсә авылы үзенең киң күңелле, тырыш, булган, ихтирамга лаек улы – Абдуллин Рөстәм Рәшитович белән хушлашты. Бу Тирсә гомуми урта белем бирү мәктәбе өчен дә зур югалту, дип хәбәр ителә урта мәктәпнең ВКонтакте рәсми төркемендә.

Мәктәп укытучыларының кайберләре аны коллега буларак , кайберләре - тугры дус , кайберләре 2018 нче елда мәктәпне алтын медальга тәмамлаган Айсылуның һәм 4 б сыйныф укучысы Нурисламның әтисе буларак якын күрәләр иде.

Җәмәгате Ландыш белән ике балаларын да яхшы күңелле, тырыш , уңышлы итеп тәрбияләүгә зур көч куйдылар һәм аңа ирештеләр дә. Балаларының төрле өлкәләрдә бәйге , ярышларда катнашып җиңү яулауларында әтиләренең өлеше бик зур . Алар тату , башкалар өчен үрнәк гаилә, ә Рөстәм Рәшитович үрнәк әти булды.

Рөстәм Рәшит улы мәктәпнең Әтиләр киңәшмәсе җитәкчесе дә иде.

Бу гаиләгә нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, бервакытта да тискәре җавап ишетмәдек. Яңа ел бәйрәме алдыннан укучыларыбызны Кыш бабайдан баллы бүләкләр белән сөендерүчеләр дә алар булды.

Ландышның , балалары Айсылу белән Нурисламның , әти – әнисенең, туганнарының, якыннарының үтә дә авыр кайгысын уртаклашабыз.Сезгә түземлек,сабырлык бирсен Ходай.

Рөстәм Рашитовичның тар кабере иркен,авыр туфрагы җиңел,урыны оҗмах түрендә, мәңгелек йокысы тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев