Узган ел диспансерлаштыру вакытында кырык биш кешедә яман шеш авыруы ачыкланган
Яңа елдан диспансерлаштыру буенча яңа кампаниягә старт бирелде. Аның быелгы үзенчәлекләре турында баш табибның поликлиника буенча урынбасары вазифасын башкаручы Адилә НӘФЫЙКОВА сөйли. - Диспансерлаштыру элеккеге еллардагы кебек үк һәр кеше өчен өч елга бер тапкыр тәгаенләнгән. Аерым процедуралар узуда һәм анализлар тапшыруда гына бераз аерма бар. Тикшерү бушлай уздырыла. Кан,...
Яңа елдан диспансерлаштыру буенча яңа кампаниягә старт бирелде. Аның быелгы үзенчәлекләре турында баш табибның поликлиника буенча урынбасары вазифасын башкаручы Адилә НӘФЫЙКОВА сөйли.
- Диспансерлаштыру элеккеге еллардагы кебек үк һәр кеше өчен өч елга бер тапкыр тәгаенләнгән. Аерым процедуралар узуда һәм анализлар тапшыруда гына бераз аерма бар.
Тикшерү бушлай уздырыла. Кан, флюорография, маммография тикшерүе ясала, белгечләр карый. Әлеге чаралар инвалидлыкка һәм иртә үлемгә китерүче авыруларны башлангыч стадиядә ачыклауга юнәлтелгән.
2017 елда диспансерлаштыру барышында түбәндәге авырулар ачыкланды:
- йогышлы авырулар (шул исәптән туберкулез) - 2 очрак;
- шеш - 45 очрак, шуның 45е - яман шеш, шул исәптән ашказаны-эчәклектә - 8 очрак, сөт бизендә - 3 очрак;
- шикәр чире - 24 очрак;
- күз авыруы - 4 очрак;
- кан басымы - 43 очрак;
- стенокардия - 13 очрак;
- сулыш органнары авырулары - 13 очрак;
- ашкайнату органнары авырулары - 97 очрак;
- сидек-җенес системасы авырулары - 127 очрак.
Быел диспансерлаштыруны 4122 райондашыбыз узарга тиеш. Бүгенге көнгә шуның 214е сәламәтлеген тикшертә башлаган инде.
Моннан тыш, ничә яшьтә булуларына карамастан, ел саен Бөек Ватан сугышы ветераннарының, сугышта катнашучыларның һәм инвалидларның тол хатыннарының, тыл ветераннарының, хәрби хәрәкәт һәм локаль бәрелешләр ветераннарының сәламәтлеген тикшерәбез.
Флюорография тикшеренүен зурларның ел саен узарга тиешлеген тагын бер кат искәртү урынлы булыр. 39 яшьтән узган хатын-кызлар маммография тикшерүен ике елга бер тапкыр узалар.
Үзегез дә сәламәт булыгыз, якыннарыгызны да саклагыз.
Быел диспансерлаштыруны 1919, 1922, 1925, 1928, 1931, 1934, 1937, 1940, 1943, 1946, 1949, 1952, 1955, 1958, 1961, 1964, 1967, 1970, 1973, 1976 1979, 1982, 1985 1988, 1991 1994, 1997 елларда туучылар уза.
Белешмә:
Диспансерлаштыру узу өчен поликлиниканың 24нче медпрофилактика кабинетына 8-16 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон: 22180.
Тимер юл хастаханәсенә беркетелгәннәрнең тимер юл поликлиникасы регистратурасына мөрәҗәгать итүләре сорала. Телефон: 52385.
Екатерина САМСОНОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев