Велойөреш: Сарсак-Омгадан Әгерҗегә кадәр – 35 чакрым Җиңү сулышы
Җиңү юлы: утыз биш чакрымда – өч йөз язмы
35 чакрым юл... Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышлап "Бердәмлек маршы: буыннар фидакарьлеге" шигаре астында узган велойөрештә 300дән артык катнашучы Сарсак-Омгадан Әгерҗегә кадәр нәкъ шуның кадәр ара узды. Иң нәни катнашучыга – 8, иң өлкәненә 72 яшь иде.
Истәлеккә – чыршылар
Башка елларда велойөреш уза торган көнне һава торышы йә яңгырлы, йә җилле, йә салкын була иде. Ә быелгы Җиңү бәйрәме алдыннан оештырылган әлеге масштаблы чара көнне 27 градус эсселек хакимлек итте. Катнашучыларның да кәефләре күтәренке, шат иде. Алар чакрымнар арты чакрымнар узарга әзер булуларын белдерделәр.
Унберенче велойөрешкә старт Сарсак-Омга авылыннан бирелде. Иң беренче әлеге чара узган 2015 елда да велосипедчылар нәкъ менә әлеге авылдан кузгалганнар иде.
– Патриотик хисләр тәрбияләүче, өлкән һәм яшь буынны берләштерүче, спортка мәхәббәт уятучы әлеге чараның башында Сарсак-Омга лицееның элекке директоры, хөрмәтле авылдашыбыз Сергей Маркитонов торды, – дип сөйләде Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаева зур горурлык хисләре белән.
2022 елда ил иминлеге сагына баскан Сергей Юрьевичка хөрмәт йөзеннән Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Сарсак-Омга батырларының исемнәре мәңгеләштерелгән мемориаль комплекс янына ун төп зәңгәр чыршы утырттылар. Әлеге изге эшне башкару хокукы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бадахшинга, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллинага, Сергей Маркитоновның гаиләсенә, легендар физкультура укытучысы Леонид Зәитовка, сугыш чоры балалары Елена Байкова, Антонида Королева, Зоя Байматовага, мәктәп коллективына бирелде. Бу көнне Сергейның беренче велойөрештә төшкән зурайтып эшләгән фотосы да, әйтерсең лә, катнашучыларга сәлам биреп, хәерле юл теләп озатып калды…
Олысы-кечесе – стартта
Велосипедчылар арасында күпчелекне мәктәп укучылары тәшкил итте. Иң ерак Кадыбаш, Исәнбай, Бима мәктәпләреннән дә килүчеләр бар иде. Хезмәт коллективлары да, бердәм булып, велойөрешкә чыкканнар. Тимерьюлчылар, медицина хезмәткәрләре, педагог-тәрбиячеләр, яшьләр оешмалары вәкилләре һәм башка бик күпләр бу көнне сәламәт яшәү рәвешен сайлаганнар.
– Без ветеринария берләшмәсеннән биш кеше стартка бастык. Беренче тапкыр катнашабыз. Күңелдәге хисләрне җиткерергә сүзләр дә табып булмый. Бик ошый, – диде ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Полина Коробейникова.
Иң яшь катнашучы – Әгерҗедән Дима Огородников әнисе Алина белән килгән. Алар да үзләрен тәүге тапкыр сынадылар.
– Улым чаңгы секциясендә шөгыльләнә. Шулай булгач озын юлны чын спортчыларча узар дип ышанам, – диде Алинә.
Иң өлкән катнашучы – 72 яшьлек Василий Ефимовның да кәефе күтәренке. Шулай булмыйча мөмкин түгел! Чөнки Василий Павлович гомере буе сәламәт яшәү рәвеше алып барган. 70нче елларда Казаннан туган авылына кадәр велосипедта кайткан кеше ул!
Велойөрештә махсус хәрби операция зонасында ил иминлеген саклаган хәрбиләр, аларның гаиләләре булу горурлык хисләре уятты. Әгерҗедән хәрби Илдар Галиев быел тәүге тапкыр велойөрешкә кушылды.
– Райондашлар белән әлеге чарада катнашу күптәнге хыялым иде һәм аның тормышка ашуына сөенәм, – диде ул.
Ә спортчы Исаевлар гаиләсеннән дүрт кеше – Лидия, Александра, Семен, Глеб катнаштылар.
– 2024 елда әтиебез Олег белән велойөрешкә чыккан идек. Кызганыч, ул махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булды. Бабаларыбыз, әтиебез истәлегенә ел саен шундый чараларда катнашырга кирәк дип сүз бирдек. Бүген, әйтерсең лә, әтиебез безгә көч бирә. Күңелдә – горурлык хисләре, – диде Александра.
Башкаларны да ияртәчәкбез
Сарсак-Омга, Тирсә, Иж-Бәйки, Иж-Бубый авылларында тантаналы чаралар узды, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салынды. Авыл уңганнары учакта әзерләгән тәмле ботка, хуш исле чәй, камыр ризыклары спорт яратучыларга көч өстәде. Юл буе Җиңү турындагы җырлар яңгырады һәм җылы кояш нурлары озата барды...
Район мәгариф идарәсе, авыл җирлекләре тарафыннан зур көч куеп әзерләнгән тагын бер истәлекле, матур, масштаблы һәм патриотик чара тарих битләренә керде. Велойөреш ел саен уздырылырга тиеш һәм без анда катнашачакбыз, башкаларны да ияртәчәкбез! Бу – унберенче тапкыр узган велойөрештә сыналган райондашларның уртак теләге.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев