“Яңа ел фантазияләре“ тамашасында район үзәк хастаханәсе гран-прига лаек булды
Әгерҗедә тәүге тапкыр хезмәт коллективлары арасында узган "Яңа ел фантазияләре" шоу-тамашасы әгерҗелеләргә, чын мәгънәсендә, бәйрәм кәефе бүләк итте. Район мәдәният бүлеге Яңа ел алдыннан коллективлар арасында шундый тамаша уздыру тәкъдиме белән чыккан иде. Аны бик күпләр күтәреп алдылар һәм тамашачыны шаккатырырлык шоу әзерләргә керештеләр. Сер түгел, Яңа ел алдыннан болай...
Әгерҗедә тәүге тапкыр хезмәт коллективлары арасында узган "Яңа ел фантазияләре" шоу-тамашасы әгерҗелеләргә, чын мәгънәсендә, бәйрәм кәефе бүләк итте.
Район мәдәният бүлеге Яңа ел алдыннан коллективлар арасында шундый тамаша уздыру тәкъдиме белән чыккан иде. Аны бик күпләр күтәреп алдылар һәм тамашачыны шаккатырырлык шоу әзерләргә керештеләр. Сер түгел, Яңа ел алдыннан болай да мәшәкатьләр күп була. Әмма сәхнәгә, иҗатка гашыйк коллективлар әлеге тамашага да әзерләнергә вакыт тапканнар. Аларның һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле, матур булуы белән жюри һәм тамашачыда соклану уятты.
Яшьләр оешмаларын берләштергән җыелма команда, мәсәлән, "Музыкаль шоу" күрсәтте. Заманча, нәкъ яшьләрчә башкарылган чыгышлары белән таң калдырдылар алар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Тукай әкиятләре геройлары булып уйнадылар. Шүрәле белән Су анасы, бала белән күбәләк, Кәҗә белән Сарык Яңа елга килгәннәр икән. Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты мөдире Дилә Шәйхетдинова җыры һәм нәни балаларның биюе дә искиткеч матур булды. Балалар бакчалары, мәктәп коллективларына да афәрин! 5нче балалар бакчасының Белоснежкага кияү эзләү күренешен, 1нче бакча коллективының Яңа ел биюен, 4нче бакчаның "Маша һәм Аю" мультфильмындагы геройларның төрле илләрдә әлеге бәйрәмне ничек уздыруларын күрсәтүе, 7нче бакчаның, 2нче мәктәпнең бик матур биюләре һәм җырлаулары көчле алкышларга күмелде. Бик күп яңа талантлар да ачылды бу көнне. Әгерҗе станциясеннән Ольга Касаткинаның җырлавын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
Ә менә район үзәк хастаханәсе коллективы 2018 елның символы Эт елын төп тема итеп алган. Алар "Елның иң яхшы эте" дигән кастинг уздырырга булганнар. Сәхнәдә нинди токымлы этләрне генә күрмәде тамашачы! Үзләре бииләр, җырлыйлар, җитмәсә!
- Бүгенге тамашада җитди һөнәр ияләренең дә чын сәхнә осталары икәнлегенә шаһит булдык. Сез әгерҗелеләргә матур тамаша күрсәттегез. Бик зур рәхмәт сезгә. Бу тамашаны һәр Яңа ел алдыннан уздыруны матур традициягә кертергә кирәк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Район башлыгы Ваелрий Макаров та район мәдәният бүлегенә хезмәт коллективларын сәхнәгә тартканнары өчен зур рәхмәтен җиткерде. Тамашачыларны киләчәк Яңа ел белән котлады һәм ил-көннәребезнең тыныч, гаиләләребезнең имин булуын теләде.
"Яңа ел фантазияләре" тамашасының җиңүчеләре кемнәр булды соң? Өченче урынны Яшьләр сәясәте командасы алды. Икенчедә - 7нче балалар бакчасы һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре. Беренче урында - 2нче мәктәп коллективы.
Ә гран-прига район үзәк хастаханәсе коллективы лаек булды. Римма Гыйльметдинова баш табиб Эдуард Овчинниковка Кубок, Диплом һәм
кыйммәтле бүләк тапшырды. Шушы ук коллевтивтан иң матур чыгышы белән таң калдырган Лилия Бәхтиева махсус бүләккә ия булды.
Бәйрәмдә катнашкан һәм коллектив Диломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев