Үзара салым акчаларына - балаларга бүләк
Район тормышы

Үзара салым акчаларына - балаларга бүләк

200 мең сум акча тотылган

Быел М.Горький тыкрыгы 2нче, Пушкин урамы 1нче һәм 3нче, Ометов урамы 1нче һәм 3нче, Октябрьская урамы 3нче йорт ишегалларына балалар өчен уен комплекслары урнаштырылды. Бу эшләр барысы да шәһәр халкыннан җыелган үзара салым акчаларына башкарылды. 

МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ДА УЙНЫЙ
Заман никадәр генә алга китсә дә, телефон, гаджет, компьютер тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керсә дә, бала һаман бала булып кала. Алар саф һавада уйнарга яраталар, рәхәтләнеп йөгерәләр, сикерәләр. Соңгы елларда үзара салым акчалары хисабына Әгерҗедә куелган уен комплексларын да бик яраттылар балалар. Көзнең матур, кояшлы көннәрендә малай-кызларның атынгычларда атынуларын, сөенә-шатлана таудан шуып төшүләрен, комлыкта уйнауларын әти-әниләр дә бик кызыксынып күзәтәләр. 
Быел М.Горький тыкрыгы, Пушкин, Ометов, Октябрьская урамнарының күпкатлы йортлары ишегалларында урнаштырылган әлеге уен комплекслары узган елларда куелганнарыннан аерылып та тора. Биредә балаларга уйнар өчен корылмалар тагын да күбрәк. Алар сабыйлар өчен генә түгел, кече яшьтәге мәктәп укучыларына да  исәпләнгән. 
–    Улым Камил 2 сыйныфта укый. Мәктәптән кайтып тамак ялгап алгач та йортыбыз ишегалдындагы уен комплексына уйнарга йөгерә. Бирегә күрше йортлардан да малайлар-кызлар күп киләләр. Йорт яныбызда ук шундый уен комплексы куелганга без дә, балаларыбыз да бик шат, – ди Октябрьская урамы 3нче йортта яшәүче Лилия Әхмәтшина. 

ШӘХСИ СЕКТОРДА – “ТАУ“
Тагын бер яңалык: быел шәхси йортлар урнашкан Яшьләр урамында да уен мәйданчыгы барлыкка килде. 
“Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитетына шәһәрдә шәхси секторда яшәүчеләрдән уен мәйданчыклары кирәклеге турында мөрәҗәгатьләр еш керә. Аларның да үтенечләре акрынлап хәл ителә. 
–    Уен мәйданчыклары сатып алуга шәһәр бюджетында акча каралмаган. Аларның барысы да халыктан җыелган үзара салым акчаларына эшләнә. 2017 елдан башлап Әгерҗедә ел саен дүрт-биш уен комплексы куябыз. Быел гына бу эшкә 200 мең сум акча тотылды, – ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиев. 
–    Алга таба күпкатлы йортларның ишегалларына да, шәхси секторда да уен комплекслары кую дәвам итәчәк. Без яшүсмерләр дә шөгыльләнә алсын өчен спорт җиһазлары урнаштыру турында да уйлыйбыз. Бу да үзара салым акчаларына башкарылыр дип күзаллана. Балаларыбыз сәламәт, актив булсын, чыныгып үссен өчен уйланылган әлеге мөһим эштә киләчәктә дә шәһәрдәшләрнең ярдәменә өметләнәбез, – диде “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин.
Лилия ШӘРИПОВА,
“Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитеты баш белгече.
  
Быел үзара салым программасына багышланган җыеннар авылларда октябрь ахырында старт алачак. Ул 56 авылда уза. 
Әгерҗедә яшәүчеләр үзара салым җыюга фикерен ноябрь аенда үтәчәк җыенда белдерер дип күзаллана. 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев