Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Жылылык өчен февральдә ни өчен күбрәк түләдек

Күпкатлы йортларда яшәүчеләр февраль ае өчен түләү квитанциясендә җылылыкка исәпләүнең январьга караганда күпкә артыграк булуын күргәннән соң, Идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә башладылар. Әлеге сорау белән редакциягә шалтыратучылар да булды. Әлеге мәсьәләгә "184нче СМП" Идарәче компаниясе" ширкәте директоры Роман АЛЬЧИКОВ ачыклык кертә: - Исәпкә алу приборлары белән җиһазландырылган йортларда кулланылган җылылык...

Күпкатлы йортларда яшәүчеләр февраль ае өчен түләү квитанциясендә җылылыкка исәпләүнең январьга караганда күпкә артыграк булуын күргәннән соң, Идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә башладылар. Әлеге сорау белән редакциягә шалтыратучылар да булды.

Әлеге мәсьәләгә "184нче СМП" Идарәче компаниясе" ширкәте директоры Роман АЛЬЧИКОВ ачыклык кертә:

- Исәпкә алу приборлары белән җиһазландырылган йортларда кулланылган җылылык энергиясен исәпләү өчен узган айның 22сеннән алып агымдагы айның 21енә кадәр булган аралык алына. Димәк, январь ае өчен исәпләүгә 2016 елның 22 декабреннән алып 2017 елның 21 январенә кадәр булган чор алынган. Әлеге аралыкта уртача температура минус 10,84 градус тәшкил иткән. Февраль аена исәпләүгә 22 январьдан алып 21 февральгә кадәр көннәр кергән. Бу көннәрдә температура уртача минус 12,84 градус булган. Бу, январь белән чагыштырганда, һава температурасы 18,45 процентка салкынрак булган дигән сүз. Шул рәвешле, җылылык энергиясе өчен түләү дә 20 процентка артыграк килеп чыккан (бу фатирның һәм йортларның ничек җылытылуына турыдан-туры бәйле). Март аена җылылык өчен исәпләү январь һәм февраль айларына караганда күпкә ким булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев