Тынгысыз һөнәр ияләре
"Бухгалтерлар көне уңаеннан "Дуслык" кафесында уздырылган тантанадан алган бик матур тәэсирләр белән йөрим әле бу көннәрдә. Ике ел рәттән, әнә шулай, Әгерҗегә җыеп, зурлап хөрмәтлиләр безне", - ди Тәбәрледән Фәнилә МУЛЛАХМӘТОВА.
30 елдан артык әлеге җирлек Советында эшләүче бухгалтер Фәнилә апа район башлыгы Фәрит Габбасов, финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин...