42 яшьлек ир-атның мотоблокка кысылган аягын күршесе коткарган
Сәламәтлек

42 яшьлек ир-атның мотоблокка кысылган аягын күршесе коткарган

Коткаручылар да килгән

Татарстанда ир-атның аягы мотоблокта кысылып калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлмәт районында коткаручылар аягы мотоблокта кысылып калган ир-атка ярдәм иткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлмәт районында яшәүче 42 яшьлек ир-атның аягы мотоблокта кысылып калган. Аны мөстәкыйль рәвештә пычактан азат итә алмаган.

Вакыйга урынына коткаручылар  һәм "ашыгыч ярдәм" килгән. Ләкин алар килгәнче, казага тарган ир-атның күршесе мотоблоктан зыян күрүченең аягын тартып чыгарган.

Зыян күрүче хастаханәгә озатылган.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев