Авылларда "тәгәрмәчле" флюорограф эшли
Сәламәтлек

Авылларда "тәгәрмәчле" флюорограф эшли

1500 кешене тикшерү күздә тотыла

3 августтан 15 августка кадәр Әгерҗе районының барлык җирлекләрендә флюорография кабинетының күчмә хезмәт күрсәтүе эшли. Күчмә флюорограф ярдәмендә авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарны туберкулезга тикшерү үткәрелә. Барлыгы 1500 кешене тикшерү күздә тотыла.

Әгерҗе РҮХ мәгълүматларына караганда, районда үлүчеләр саны, шул исәптән туберкулез белән авырудан үлүчеләр саны тотрыклы рәвештә киеренке кала бирә.

Флюорография исә  -күкрәк читлеге органнарын тикшерүнең иң гади һәм үтемле ысулларының берсе, ул авыруларны яки аларның учакларын ачыкларга мөмкинлек бирә.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев