Covid-19 пандемиясе кайчан төгәлләнәчәк?
Сәламәтлек

Covid-19 пандемиясе кайчан төгәлләнәчәк?

Конкрет дата аталды

Коронавирус пандемиясе 2024 елга төгәлләнергә мөмкин.

«Бәлки, 2023 елның ахырына, 2024 елга дөньядагы вазгыять тотрыкланачак. Россиядә бу күпкә алданрак булырга тиеш», – дип белдергән медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков. Бу хакта сылтама белән ura.ru. сайта яза.

Табиб фикеренчә хәзер барлык көчне коронавирустан үлемне киметүгә һәм Covid-19 ның алга таба мутацияләшү мөмкинлеген чикләүгә юнәлтергә, ягъни пандемияне контрольгә алырга кирәк.

Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяда Covid-19 ның 218 миллион очрагы теркәлгән. 4,5 миллион кеше пандемиянең корбаны булган.  

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев