Әгерҗе медиклары имеш-мимешләргә ышанмыйча прививка куярга чакыра
Сәламәтлек

Әгерҗе медиклары имеш-мимешләргә ышанмыйча прививка куярга чакыра

Берәү дә битараф калмады

"Бердәм Россия" партиясенең Әгерҗе җирле бүлекчәсе ярдәме белән Әгерҗедә "Мин вакцинация яклы" акциясе узды. Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда медицина профилактикасы кабинеты хезмәткәрләре Анна Третьякова һәм Лидия Нуриева гражданнарны вакцинация һәм диспансеризация узарга чакырдылар.

Бу ачык йөзле һәм мәрхәмәтле кызлар халыкка яхшы таныш, чөнки Әгерҗе хастаханәсенең күп кенә профилактик чаралары нәкъ менә алар катнашында уза.

Бүген, 35 градуслы эсселеккә карамастан, медицина хезмәткәрләре үз эшләрен "эх" тә итми башкардылар: чираттагы тапкыр сәламәтлеккә игътибар белән карарга һәм даими рәвештә тикшерүләр уздырырга кирәклеген искә төшерделәр.

Кызлар шәһәр халкын вакцинация һәм диспансеризация үтәргә чакырды, шулай ук аларга файдалы брошюралар һәм буклетлар тапшырдылар.

- Вакцинациягә карата нинди дә булса шикләр булса, "сарафанлы радио"ны тыңларга түгел, ә табиб белән киңәшләшү яхшырак, - дип билгеләп үттеләр алар.

Берәү дә битараф калмады: беренчедән, барысы да шәфкать туташларының игелеге һәм ачык йөзле булуына сокланды, икенчедән, гади кешелеклек игътибары һәм кайгыртуы бәһасез хис-кичерешләр бүләк итте.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев