15 августтан этаплап вакцина кайтару планлаштырыла
Тиздән гриппка каршы вакцинация кампаниясе башлана. 15 августтан башлап этаплап вакциналар кайтару планлаштырыла.
Коронавирус белән бәйле вәзгыятьне исәпкә алып, коллективларга вакцинация килеп кую юлы белән башкарылачак. Сәламәтлек саклау статистикасы буенча, вакцинацияне узган кешеләр пневмонения һәм коронавирус авыруларын җиңелрәк формада кичерә.
Оештырылмаган пенсионерлар төркеме, мөмкинлекләре чикләнгән эшләмәүче кешеләр өчен поликлиникада планлы режимда вакцинация үткәрәчәк. Вакцинация бушлай узачак.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев