Ике кеше хастаханәдә
Кичә көндез Кече Пурга авылы янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган: «Рено Дастер» һәм «CF MOTO 650MT» мотоциклы бәрелешкән. Рено машина йөртүчесе - 18 яшьлек кыз - мотоциклга килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә зыян күргән мотоцикл йөртүчесе һәм аның пассажирын ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.
"Әгерҗе хәбәрләренә" билгеле булганча, куркыныч һәлакәттә гаепле туташның транспорт чаралары белән идарә стажы нибары 3 ай гына тәшкил итә.
Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Удмуртия буенча ЮХИДИ идарәсенең 1 бүлеге
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев