Вакцинациягә чакыралар
Әгерҗе район үзәк хастаханәсе хәбәр иткәнчә, безнең районга гриппка каршы вакцинаның беренче партиясен кайткан.
Шәһәр халкын Гоголь урамы, 10 нчы йорт адресы буенча поликлиникага, шимбә һәм якшәмбе көннәреннән кала көн саен, бушлай вакцинация үтәргә чакыралар.
Башта участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыл халкын вакцинацияләү ФАПларда һәм амбулаторияләрдә үткәреләчәк.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев