Әгерҗелеләргә коронавирустан саклану чараларын тәкъдим итәбез
Профилактика – үзебез турында уйлап, якыннарыбыз турында кайгырту дигән сүз. Хроник чирләрдән интегүчеләр, өлкәннәр профилактика чараларына аеруча игътибарлы булсыннар иде.
- Кулларны еш юабыз. Су һәм сабын булмаганда дезинфекцияләү чараларыннан яки бер тапкыр кулланыла торган юеш салфеткалардан файдаланырга кирәк.
- Эш урынында гигиена таләпләрен үтибез. Вируслардан котылу өчен эш урынындагы барлык җиһазларны сөртеп торабыз. Бүлмәләрне ешрак җилләтәбез, идәнне ешрак юабыз.
- Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтибез. Көн саен душ керәбез. Кул биреп күрешүләрне, кочаклашуларны чиклибез.
- Сулыш органнарын медицина битлеге ярдәмендә саклыйбыз. Аларны урамда кулланырга киңәш ителми.
- Авыруның беренче билгеләре пәйда булганда (тән температурасы күтәрелү, калтырату, баш авырту, хәлсезлек, борын тыгылу, йөткерү, сулыш җитмәү) кичекмәстән дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итәбез.
- Сәфәр чыкмый торабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев