Организм вирусны йоктыру белән генә чикләнә
Коронавирус авыруының симптомсыз очраклары — иң яхшы вариант, дип белдерде иммунолог-аллерголог Владимир Болибок НСН эфирында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Инфекциянең симптомсыз очраклары кеше өчен бернәрсә белән дә куркыныч түгел, <…> кеше бернинди авырлыклар дә кичерми, ялкынсынулар һәм тайпылышлар юк», — дип сөйләде табиб.
Болибок сүзләренчә, авыруны симптомсыз йоктыру очракларын авыру дип атап булмый, чөнки организм вирусны йоктыру белән генә чикләнә.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев